Болгар татарлары көнкүреше һәм культура

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгар татарлары көнкүреше һәм культура latin yazuında])


Алдарак без болгар халкының материаль һәм рухи культурасы турында да азмы-күпме сөйләп киткән идек инде. Сөйләгәннәргә берничә мисал өстик.

Болгарлар Аурупада беренче буларак чуен коя башлаганнар һәм аны заманы өчен бик яхшы сыйфатлы итеп коярга өйрәнгәннәр (А. В. Арцеховский. Основы археологии. - М., 1955, 234 б.). Идел буе булгар металлургиясенең югары техник осталык һәм белем таләп иткән әйберләре һәм җиһазлары сакланып калган (A. П. Смирнов. Волжские булгары. - М., 1951, 82 б.). 1377 елда ук инде аларның дары шартлатып ата торган корал кулланулары билгеле (В. Мавродин. О появлении огнестрельного оружия на Руси//Вестник Ленинградского унверситета, 1946, №3). IX гасырда ук инде Идел буе Булгариясендә (шәһәрләрдә генә түгел, күп кенә торак пунктларда да) мәктәп һәм мәдрәсәләр эшләгән (A. Д. Якубовский. К вопросу об исторической топографии Итиля и Болгар в IX и XX вв.//Сов. археология, т. Х, 270 б.). Болгар шәһәрләрендә металл акчалар сугылган (шул исәптән Дмитрий Донскойдан алып Иван Васильевичка кадәр рус князьләре исеменнән дә чыгарылган (А. Успенский. Очерки по истории татарского искусства//Вестник научного общества татароведения, 1924, № 7, 51 б.).

Болгарлар Ерак Көнчыгышны һәм Гана елгасы буйларын да яхшы белгәннәр, Дәһләви шәһәрендә «Болгар капкасы» дигән урын булган, анда Идел буе сәүдәгәрләре ат сату белән шөгыльләнгәннәр. Багдад, Бәйрут, Каһирә шәһәрләренә юллар да яхшы таныш булган.

Болгар шәһәрендә өйләрне эчтән җылыта торган калорифер системасы кулланылган, су шәһәргә суүткәргеч трубалар аркылы җибәрелгән. Металл, кыйммәтле таш, алтын-көмеш әйберләр эшкәртү - ювелир сәнгате алга киткән, биредә эшләнә торган күн әйберләрнең даны Скандинавиядән алып Сары диңгез буйларына хәтле билгеле булган. Болгар йортында галимнәр, шагыйрьләр, табиблар аз булмаган, хаттатлар яшәгән, кулъязма китап җитештерү киң таралган.

Мөселман философлары, бөек акыл ияләре эль Кинди, Фараби, Гомәр Хәйәм, Низами, Әбу Гали Сина, Рудәки, Лотфи, Хафизларның китапларын, аларның поэзиясен, философиясен безнең бабаларыбыз яхшы белгәннәр.

«Татар» халкының тормышы, көнкүреше турында да сүзне рус чыганакларына бирик. Инде әйткәнебезчә, Русиянең офицноз матбугаты татарларны «вәхши», «пычрак», «поганый» итеп кенә сурәтләгән… Мондый пропаганда практик тормышта татарлар белән аралашарны күреп белмәгән кешеләр аңында татарлар турында ялган караш тудырган һәм без моның эзләрен рус фольклорында да ачык күрәбез. Ә менә татарларны күреп, аларның тормышы белән якыннан танышкан рус кешеләре татарларның тормышы, көнкүреше турында әлеге пропагандистик бәяләрдән кискен аерылып торган фикерләр әйтәләр.

Тәхеткә турылыклы миссионер Я. Коблов та һәр мәчет каршында (татарларда. - Ә. К.) мәктәп барлыгын танырга мәҗбүр. «Татарларда мәктәп эше бик алга киткән һәм аларда хәреф танымаучылар бөтенләй юк чамасында: мәктәпләр җәмәгать акчасына һәм хәер исәбенә төзелә» (Я. Д. Коблов. О татаризации инородцев Приволжского края. - Казань, 1910, 3 б.). Авторны татарлар арасында укый-яза белүнең җәелүе сокландырмый, бу аны борчый гына, чөнки, аның фикеренчә, грамоталы татарлар чуваш, мари, удмуртларны «бозалар», мөселманлыкка тарталар. Я. Коблов рус миссионерларның халыкларны чукындыру эшендәге уңышсызлыкларын аклау әчен генә татарларның грамоталылыгын шушылай югары бәяли дип әйтергә мөмкиннәр. Ләкин аның бәясе дөреслеккә туры килгәнлеген күп кенә рус галимнәре, этнографлары һәм башка миссионерлар да раслый (И. Г. Георги. О народах татарского племени. Спб, 1799; П. Знаменский. Казанские татары. - Казань, 1910; К. Фукс. Қазанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. - Казань, 1844 һ. б.).

Казанда матбугат эшләре буенча вакытлы комитет председателе Пинегин, татар халкының көнкүрешен, матбугатын, культурасын, мәктәп-мәдрәсәсен яхшы белгәне хәлдә, Казан губернаторына конфиденциаль төстә "Татар массасы, әлбәттә, яңа идеяләр кабул итү сәләтеннән мәхрүм түгел, ләкин ул аңа әлеге мәктәпләр, яшь муллалар (мөгаллимнәр. - Ә. К.) аркылы һәм халыкның иң эчкәре катлауларына ук үтеп керә торган татар газеталары һәм журналлары аркылы ирешә, халкының 80 проценты үзләренчә укый-яза белә», дип хәбәр итә (ТАССР Үзәк дәүләт архивы, фонд 420, дело 258, 5 б.). Татарларда грамоталылыкның хәтта көнбатыш Европа халыкларыннан да өстен торуы билгеле. Менә шушы грамоталылыкны, үз телендә укый-яза белүне рус официоз даирәләрендә грамоталылык дип санамаганнар, халык санын алу вакытында татарларның грамоталылыгын билгеләүдә фәкать русча укый-яза белү генә төп критерий булып исәпләнгән.

Татарларны тарихи-этнографик планда өйрәнгән рус врачы: «Алар бик кунакчыл халык. Аларның иң яхшы сыйфаты - кунакчыллык», - дип күрсәтә, аннары ул да «татарлар арасында грамоталылык русларга караганда көчлерәк», «аларның өендә чисталык, мичләрен алар елына берничә тапкыр агарталар, хәтта тузган өйләрдә дә хатын-кызлар үз хуҗалыкларын бик тәртипле һәм чиста итеп тоталар», «сыер сауганда татар хатыннары һәрвакыт алъяпкыч бәйлиләр, сыер җиленен җылы су белән юалар һәм сөтне чиста сөлге белән каплыйлар», дип дәвам итә (А. Спасский. Казанские татары. - Казань, 1916, 16 б.). Бу сүзләр татар тормышын китаптан укып түгел, үзе алар арасында йөргән медикның диссертациясеннән. Автор шушы күзәтүләрдән соң түбәндәге нәтиҗәне ясый: культура дәрәҗәсе ягыннан «татарлар башка чит халыклар арасында һичшиксез беренче урынга куелырга тиеш» (шунда ук, 28 б.).

XIX гасыр башлары тарихчысы, этнограф һәм медик, Казан университеты профессоры, чыгышы белән немец кешесе Карл Фукс күп еллар буена татарлар белән тыгыз элемтәдә яши һәм, аларның тормышын өйрәнеп, түбәндәгеләрне яза: татарлар «горур, дәрәҗә сөяләр, кунакчыл, акчага хирыс, чиста, сәүдә эшенә маһир, мактанырга яраталар, үзара дус, ярамсак һәм шактый хезмәт сөючән… Һәр халыкның яхшы һәм начар яклары бар. Татарлар да шулай, инде ике гасырдан артык буйсындырылган һәм руслар арасында таралган хәлдә яшәүче бу халык үз гореф-гадәт. әрен гаҗәп саклап калган, аерым яшәгәннәр диярсең» (К. Фукс. Казанские татары… 21 б.). Башка халыкларның чибәркәйләре рәнҗемәсен, тагын бер өзекитерәбез: «Миллилекне ихтирам итә торган татарларга ихтирам йөзеннән, үз киемнәрен кигән Көнчыгыш татар гүзәлләре хәзерге заман киемнәрендә дә шыксыз кыяфәтле безнең барышняларыбыздан күпкә матуррак дип турысын әйтергә туры килә» (Н. Яский. Обычаи татар на Руси//Воскресный досуг, 1871, т. XVIII, № 36, 12 сентябрь, 172 б.).

Татар халкының культурасын, холкы-фигылен, гореф-гадәтләрен, эшчәнлеген үз күзе белән күргән рус чит ил кешеләре әнә шулай сөйлиләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әбрар Кәримуллин. Татарлар: исемебез һәм җисемебез. - Казан Татарстан китап нәшрияты, 1991, 136-140 нчы битләр.