Бурнашева-Бакиева Масгуда Зәки кызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бурнашева-Бакиева Масгуда Зәки кызы latin yazuında])

Бурнашева-Бакиева Масгуда Зәки кызы (24.12.1907 - 15.08.1973, Казан), татар совет библиографиясенә нигез салучы, Г.Тукай әсәрләренең беренче күрсәткечен төзүче. Тугыз яшьтән Тәтеш балалар йортында тәрбияләнә, аннары Буа балалар йортына күчерелә. Бала чагыннан ук аның музыкаль сәләте ачыла, ул гармунда һәм скрипкада оста уйный. 14 яшьтән тәрбияче булып эшли башлый. 1924 елда Казанга күченә, китапханәләрдә эшли, читтән торып педагогия техникумын (1925), Югары китапханә курсларын (1930) тәмамлый. Казанда үги энесе Миңлебай Вафа Бурнашевка кияүгә чыкты. 1931 елның декабреннән Казан университеты китапханәсендә эшли: техник хезмәт күрсәтү бүлегендә, уку залы мөдире (1934 елдан). 1935 елның 23 августында, социаль чыгышын яшергән өчен, китапханәдән куыла, 25 сентябрьдә университет ректоры Г.Х. Камай күрсәтмәсе буенча торгызыла. 3.10.1936 библиограф белән фәнни-библиографик бүлеккә күчерелгән. 1937 елны тәмамлый