Бу дустың белән күреш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бу дустың белән күреш latin yazuında])
Бу дустың белән күреш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Бу дустың белән күреш — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар һәм, җырның эчтәлегендә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, «Сандугач-күгәрчен» көенә җырлап әйләнәләр:

Аякларың тыпырдат (аякларын тыпырдаталар)
Кулларыңны чәпелдәт, (кул чәпелдәтәләр)
Бер монда, бер монда, (кулларын бер уңда, бер сулда чэпелдәтәләр)
Кыен эш түгел бер дә.
Бер уңга, бер сулга, (баскан җирдә әйләнеп баш ияләр)
Кыен эш түгел бер дә. (соңгы кыланышлар кабатлана)
Башың аска иеп ал, (башларын аска иеп алалар)
Кул бармагың янап ал, (бармак яныйлар)
Бер монда, бер монда, (уңга, сулга бармак яныйлар)
Кыен эш түгел бер дә. (әйләнеп алалар)
Кулларыңны күтәреп (кулларын сузып күтәрәләр)
Алга сал талгын гына. (талгын, нәфис итеп кулларын төшерәләр)
Сал уңга, сал сулга, (кулларын уңга, сулга салалар)
Кыен эш түгел менә, (әйләнеп алалар)
Бу дустың белән күреш, (уң яктагы дусты белән күрешәләр)
Бу дустың белән күреш, (сулдагы дусты белән күрешәләр)
Йә, иптәш, йә, әйлән, (әйләнәләр) ''
Бик кыен түгел бу эш. (баш ияләр)

Уен шуның белән бетә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]