Бүрекле тургай
| Бүрекле тургай | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Galerida cristata L., 1758[1][2][3][…] |
| Таксономик ранг | төр[1][2][4][…] |
| Югарырак таксон | Хохлатые жаворонки[d][1] |
Бүрекле тургай (рус. хохлатый жавронок, лат. Galerida cristata) — чыпчыксыманнар отрядыннан, тургай кошлар (Alaudidae) семьялыгына керүче сайрар кошлар төре. Сирәк кенә Казан әйләнә-тирәсендә очрый.[5]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыпчыклардан бераз зуррак. Күмәкләшеп җир өстендә йөриләр. Башлыча җирдә сайрый. Башында очлаеп торучы зур гына көрән бүреге бар. Сырт ягы соргылт-көрән, ак һәм кара таплар белән чуарланган. Түше көрән тимгелле, соргылт җирән, корсагы ак. Койрыгының ике ягыннан ак буй үтә. Сабан тургаеннан бүреге булу белән аерылып тора.
Тавышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тавыш моңлы, ягымлы гына: «ири-тири-рриә» һәм тонык: «жүйт». Сайравы сабан тургаена охшаш. Әмма бик яңгыравыклы түгел.
Яшәү рәвеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл тирәсендәге ачык урыннарда яши. Бөҗәкләр, үлән орлыклары белән туклана. Утырак кош. Сирәк очрый. Оясын җирдә кора. 3 — 5 данә соргылт ак йомырка сала.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Э. Ф. Ишбирҙин. Башҡортостан ҡоштары китабы. Өфө,1986 йыл. ИБ № 3478 28.693.35 И 90
- Hans-Günther Bauer, Einhard Bezzel und Wolfgang Fiedler (Hrsg): Das Kompendium der Vögel Mitteleuropas: Alles über Biologie, Gefährdung und Schutz. Band 2: Passeriformes — Sperlingsvögel, Aula-Verlag Wiebelsheim, Wiesbaden 2005, ISBN 3-89104-648-0
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 1999.
- 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/turgaj-koshlar Онлайн — энциклопедия Tatarica