Бүсер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүсер latin yazuında])
Бүсер
Сурәт
Саклык белгечлеге Общая хирургия[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C34685
 Бүсер Викиҗыентыкта

Бүсерләр (рус. грыжи) кешеләрдә берничә төрле күзәтелә. Тышкы якка чыга торганнары: касык бүсере (60 % ), кендек бүсере (9 % ), касык өсте бүсере (3 % ), операциядән соңгы бүсер (9 % ) һ.б. Балаларда еш кына эчке якка чыга торган бүсерләр дә очрый. Касык бүсере яшьләрдә бик еш күзәтелә. Ул көчәнгәндә, авыр әйберләр ) күтәргәндә һәм башка сәбәпләр аркасында эчке органнар (эчәклек) чыккан тишегендә кысылып калырга мөмкин. Бу вакытта аны табиблардан башка урынына кире кертү авыр, ә кысылып калган өлешендә некроз башланган очраклар да була. Шуңа күрә мондый авыруларның тормышын саклап калу кайчак бик авыр. Бүсерләрне төп дәвалау чарасы — операция ясау. Операция ясарга ярама­ ган, бүсер еш борчымаган кешеләргә табиблар бандаж (махсус киң билбау, . биләүсә) белән йөрүне киңәш итәргә мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]