Бәхәс:Татарлар

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарлар latin yazuında])

Тәңречеләре кем? --Ильнар Шайдуллов 7 сен 2010, 13:32 (UTC)[җавап бирергә]

Кояшка табыну бугай. Тенгрианство--Timming 7 сен 2010, 17:31 (UTC)[җавап бирергә]
Юк, ул борынгы төркиләрнең дине. Тәңре дип төрки илаһлар пантеонының төп алласын (күк алласы) атаганнар (грекларда Зевс кебек). Хәзерге вакытта кайбер кешеләр Исламның төркиләр дине түгел дип аннан баш тартырга һәм тәңречелеккә кире кайтырга өндиләр. Берничә дистәдән артмаска тиеш андый кешеләр саны. -- Marat Vildanov 7 сен 2010, 20:00 (UTC)[җавап бирергә]


ТАТАРЛАРНЫҢ ТӨП ЧЫГЫШЫ ТУРЫНДАГЫ "ТӨРКИ-ТАТАР ТЕОРИЯСЫ" ("КОНЦЕПЦИЯСЫ") БЕЛӘН "ТАТАР-МОНГОЛ" ТЕОРИЯСЫН ЯРАКЛЫ БЕРЛӘШТЕРҮ ТУРЫНДА

Җәмәгәть, шуны да ачыкларга кирәк: “булгарчылар” белән “татарчылар” арасында барган "фәнни-тарихи" бәхәсләрләрнең (имеш, "без, татарларның (яки “булгарларның”), “Монгол-татарлар” белән ни уртак нәрсәбез бар?" - булмаса, имеш, "Алтын Урда безнең Дәүләт түгел" - дигән нәтиҗәгә карата) бер зур, бик тә мөһим сәбәбе, дә, мәгънәсе бар. Шуны ачыклап аңламасак, без, татарлар, чын тарихыбызны тәмам югалтачакбыз - инде күп калмады. Бу сәбәп татарның чын тарихын романовлар идеологлары тарафыннан яшереп, ә инде яшереп булмаганын, - чөнки Татарның мәрхәмәтле мәдәни эзләре Тарихта шактый күп һәм тирән - гасырлар буе алдап күрсәтергә ымтылудан килеп чыга.

Романовларның тарихчы-идеологлары, алар артыннан большевик җитәкчеләре бик тырышып, татарны мыскыл итеп,"бу халык дәүләт төзерлек халык булмаган" диеп күрсәтергә тырыштылар. Икенче яктан, әлбиттә, Татарның гакыл ияләре үз халкының Чын тарихын ачыкларга тырышып килгәннәр. Күпчелек татар зыялылары, фәһемле кешеләре, цензура астында булса да, чыңгызлыкны, "Монгол Дәүләте" - Татар дәүләте булуын гасырлар буе ничек тә әйтергә, бәянләргә, ачыкландырырга тырышканнар, әлбиттә. Моңа үрнәкләр чиксез күп.

Шулай итеп, татарларның төп чыгышы турында ике, шуны әйтик – дөреслеккә иң якын - "тарихи теория" барлыкка килә. Берсе "төрки-татар теориясы", икенчесе "монгол" теориясы. Ул теорияларны монда кабатлап тормасмын - беләсездер, белмәгәннәргә моны ачыкларга мөмкинчелек бар. Монда тик шуны әйтик – бу теорияларның икесенең дә бик җитди җитексезлекләре бар. Иң мөһиме - икесе дә, ахырында, Татарның Дәүләт төзерлек тарихи сәлатен фаш итә. Ничек тә тарихчылар тегесен-монысын "тарткалап", дөреслеккә килештерегә тырышсалар да, романовлар идеологиясы "богаулары" “ерак җибәрми”. Мәсәлән – ничек тә уйлап-боргалап карамасаң, Алтын Урданы, имеш, “ниндидер, бик ерактан килгән, укый-яза белмәгән, Урта Азия белән Көнчыгыш Европада эзен дә калдырмаган, гипотетик “монгол” халкы төзегән, ә татарлар ул дәүләттә “хезмәтче” булып йөрегән” дигән нәтиҗә килеп чыга. Тик бу “табышмак”ның сере бик катламлы түгел икән.

Сер ачкычы шуңарда: Тарихтагы өч зур мәгънәле мәгълүмәт бездән яшерелеп калдырылган: беренчесе: Татар (“Булгар”, “Кыпчак” түгел – “Татар”) халкының VI-VIII гасырларда ук Урта Евразия буенча, Иделгә, Кара диңгезгә кадәр таралуы (Бөйек Ефәк юлы буйлап), икенчесе: “Монгол-татар яулары”на кадәр үк Урта Азиядә, Көнчыгыш Европада, Көньяк Себердә Татар дәүләтләре булуы. Шул дәүләтләр инде, Чыңгыз-хан үзенең тарафдарлары белән оештырган бер тоташ Татар мәмләкәтенә (“Монгол Улус” – “Мәңгел Олыс”ка) нигез булганнар. Өченчесе: “Татар” белән “монгол” исемнәрен ачыкласак, “Монголлар” – Урта гасыр чорында (XVII гасырга тиклем) милли исем булмаган. Бу сәяси исем (политоним) булган, дәүләт исеменнән чыккан, “Монгол Улус” дәүләтенә буйсынган, шуда яшәгән, аеручан – шуңа тугры итеп хезмәт иткәннәрне аңлаткан. Ә менә “Татар” – милли исем булган. Алда әйтелгәнне раслый торган мәгълүмәтләр, дәлилләр бик күп, тик аларны рәсми тарихчылар, әлбиттә, бик күрсәтеп бармыйлар – чөнки алар “төп”, “рәсми теорияга”, “татар юнле халык булмаган” дигән "теорияга" туры килми.

Менә шулай итеп, без Алтын Урданың һичшиксез безнең бабаларыбызның Дәүләте икәнен белә алабыз һәм шуны кем алдында булса да раслый алабыз. Тик аның өчен идеологик “богаулардан” аңыбызны ычкындырып, “татар халкының чыгышы, аның үсеше турындагы “тюрки-татар” һәм “монгол” теорияларын кирәклечә мәглүмәтләр, дәлилләр белән нигезләп, логик рәвештә раслап, бергә туры итереп тоташтырып, мөстәкыйль караш белән Татар тарихын төпләп ачыкларга” гына кирәк: http://tartareurasia.ucoz.com/publ/1-1-0-1 Ул эш, әлһәм дүлилләһи, инде әшләнгән икән, иң мөһиме мөстәкыйль Татар тарихчысы Гали Еникәйнең өч китабында, язылып, басылып чыккан, макәләләрендә дә бар. Аның макәләләрен, аның китапларына фәһемле Татар аксакаллары, Татарның абруйлы, алдынгы галиме биргән бәяләуләрне менә шунда укый аласыз: http://tartareurasia.ucoz.com/publ Шул сайтта Гали Еникәйнең өченче китабының тышы (аңлатмалары белән), эчтәлеге, беренче башы да бар.

Зачем убрали организации татар? На основе этих ссылок можно было создать соответствующие страницы в этом проекте. Для этого нужен был бы человек, который достаточно хорошо владеет татарским языком, чтобы сделать это грамотно. Увы, я этого сделать не могу.
Причем Вы не просто убрали, но лишили других возможно видеть то, что Вы убрали. Удивительно.
Kamilbakir (обсуждение) 23 ноя 2012, 13:38 (UTC)[җавап бирергә]

Татарлар мәкаләсе этнос турында, шуңа күрә биредә сылтамалар да күбрәк гомум этнос мәсьәләсенә багышланырга тиеш. Икенчедән, күпсанлы сылтамалар беркайчан да куелмый, чөнки алар сәхифәнең дизайннын бозалар. Әлеге оешмалар турында аерым мәкаләләр булдырып, сылтамаларны шунда куя аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:51 (UTC)[җавап бирергә]