Бөер җитешсезлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөер җитешсезлеге latin yazuında])
Бөер җитешсезлеге
Зыян китерә бөер
Саклык белгечлеге бөербелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару paricalcitol[d][1] һәм альфа-кетоглутаровая кислота[d][2]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/kidney_failure[3]
ICD-9-CM 586[4][5], 404.12[5] һәм 404.13[5]
NCI Thesaurus идентификаторы C4376[4][5] һәм C4376[4]

Бөер җитешсезлеге — бөердәге процессларда авыр бозылулар I нәтиҗәсендә барлыкка килгән синдром — ул гомеостаз (физиологиядә — организмның эчке тирәлеге үзенең чагыштырмача динамик даимилеген ( саклавы һәм төп физиологик функцияләренең тотрыклылыгы) таркалышы : һәм азотемия, су-электролит составы һәм кислота-селте нисбәтенең бозылуы белән характерлана.

Авыру кискен һәм хроник була ала. Статистика буенча, 100 мең кешегә кискен бөер җитешсезлеге булган 4 авыру туры килә. Хастаханәләрнең интенсив дәвалау бүлекләрендә дәваланган, катлаулы зур операцияләр кичергән, йөрәкләренә ачык операция ясалган авырулар арасында 5 % очракта бөер җитешсезлеге күзәтелә.

Кискен бөер җитешсезлеге кинәт башланып китә, кайбер очракларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелсә, процессны туктатып, кире кайтарып була. Авыруның сәбәпләре — органнарны, бөерне агулый торган шартлар (терекөмеш препаратлары, кургаш, барбитуратлар белән дәвамлы агулану, агулы еланнар тешләве, бөҗәкләр чагуы Һ.6.), инфекцияле авырулар (бөер синдромлы геморрагияле бизгәк, лептоспироз), бөерләрнең кискен авырулары (кискен гломерулонефрит, пиелонефрит), бөер травмасы яки бер бөерне алып ташларга туры килү, авыруга туры килмәгән кан салу һәм массив гемолиз (эритроцитларның таркалып, гемоглобинның эремәгә чыгуы), шок халәте.

Хроник бөер җитешсезлеге бөернең бик күп хроник авыруларының (нефросклероз белән тәмамлана торган хроник гломерулонефрит, пие­ лонефрит, бөер тамырлары зарарлану, тумыштан булган нефрит, системалы авырулардан барлыкка килгән нефрит, бөерләр поликистозы, паренхиматоз әгъзаларда кисталар булу, нефроангиосклероз, диабет гломерулосклерозы, бөерләр амилоидозы — күзәнәкләр тирәсендәге аксымнарның төзелеше бозылуы) соңгы стадиясендә барлыкка килә.

Бу авыру вакытында канда аксым таркалу продуктлары—азот шлаклары: бәвелчә (кеше организмында аксым алмашының соңгы продукты), сидек кислотасы, креатинин туплануы ачыкланган. Эчәклектә череп барлыкка килгән индикан, фенол һәм башка ароматик матдәләр эчәклек стенкалары аша канга керәләр һәм аларның күләме арта бара. Нормада бу матдәләр бөер аша организмнан чыгарылалар. Күкертнең төрле кушылмалары, фосфор, магний һәм башка матдәләр җыелып, организмда ион тигезлеген бозалар.

Организмда әче продуктлар җыелгач, кислоталарны нейтральләштерә торган аммиак ясалмаганлыктан, ацидоз (канда һәм тукымаларда кислота күбәю) барлыкка килә. Бөер җитешсезлеге бавырның бик көчле зарар­ лануы һәм алмашыну процессларының бозылуы белән бергә бара.

Кискен бөер җитешсезлеге барлыкка килүдә шок халәтенең йогынтысы зур, шулай ук бөерләрнең кан әйләнеше бозылу да игътибарсыз калырга) тиеш түгел.

Кискен формада да, хроник төрдә дә бөернең йомгакчыкларында сидек фильтрациясе бозыла һәм сидек бүленеп чыгу кими, нәтиҗәдә олигу рия (сидекнең аз бүленеп чыгуы) күзәтелә. Сырхау бик авыр барган очракта анурия (сидек капчыгына сидек килмәү) башлана. Организмнан калий, натрий, фосфор, азот продуктлары һәм башка төрле матдәләрнең бүленеп чыгуы тоткарлана.

Кайбер очракта кискен бөер җитешсезлеге тиз бара һәм сырхауның хәле кинәт авырая: ул коса башлый, аңы бутала, йөрәк эшчәнлеге бозыла, бөер йомгакчыкларына кан җитмәү сәбәпле, кан басымы күтәрелә, сидек бүленеп чыкмаганда, шешенүләр барлыкка килә. Әгәр бер тәүлек барышында сидек бүленеп чыгуны, азотемияне (аксым алмашында катнашучы азотлы матдәләрнең канда артык булуы) бетереп булмаса, авыруның тормышына куркыныч янарга мөмкин.

Авыруның барышы уңай булса, алга таба сидек бүленеп чыгуы арга башлый, тик бөерләрнең чистарту функцияләре күпмедер вакыт тиешле дәрәҗәгә килми әле; акрынлап аларның функциясе нормальләшә һәм авыру сәламәтләнә башлый. Бөерләрнең тулысынча савыгуы бер елга) кадәр сузылырга мөмкин.

Диагноз кую өчен лаборатор тикшерүләр уздыралар. Сидекнең чагыштырма авырлыгы 1,012 дән түбән булса, бу — начар билге. Йөрәк тибеше ритмы бозылганда, ЭКГ ясала, кирәк булганда, рентгенография,у артериография уздыралар, бөерләрне ультратавыш аппараты белән) тикшерәләр. Диагнозны тикшерүләр нәтиҗәсенә таянып куялар, бу вакытта канда кискен һәм тиз арада бәвелчә һәм креатининның күбәюе (1,5-2 тапкыр), олигоанурия (сидек капчыгына сидекнең аз килүе) булу искә алына. Авыруларны хастаханәнең махсус бүлегенә яткыралар. Аларга 7а диета өстәле билгеләнә. Аксымлы ризыкларны тәүлегенә 20-25 г га кадәр, тозны тәүлегенә 2-4 г га кадәр, шулай ук составында калий, фосфор, магний булган ашамлыкларны киметәләр. Ашамлыкларның калориялеге май һәм углеводлар хакына тулыландырыла.

Дарулардан фуросемид, допамин, маннитол кулланыла. Консерватив ; дәва алып барганда, инфекцияле авыруларны, ацидоз, азканлылык кебек авыруларны да дәвалау башкарыла.

Сепсис, үпкәләр шешенүе, йөрәк ритмы бозылуы, йөрәк җитешсезлеге, бавыр җитешсезлеге, көзән җыерулар, уремик кома, перикардит, кан агуы туктамавы хроник бөер җитешсезлеге авыруның катлауланулары булып санала. Кискен бөер җитешсезлеге катлауланмаганда 90 % очракта дәвалану 6 атна чамасы дәвам итә. Бу авырудан соң бөерләр 35- 40 % очракта тулысынча, 10-15 % очракта өлешчә төзәлә. Ә 1-3 % очракта авыру хроник формага күчә.

Хроник җиткелексезлекнең барлыкка килүе нефросклероз авыруының про­ грессив рәвештә үсүе нәтиҗәсендә була. Хроник бөер җитешсезлегенең яшерен периоды бар, бу очракта бөерләрдә барган үзгәрешләр клиникада сизелмичә, лаборатор методлар белән генә табыла. Мондый авыруларга бө­ ер җитешсезлегенең ачыктан-ачык периоды, клиник билгеләре булганда гына диагноз куялар. Яшерен период исә төрле тикшерүләр уздырганда, бөерләрнең функциясе бозылу, сидекнең концентрациясе үзгәрү нигезендә ачыклана.

Бөер җитешсезлеге арта барган очракта тәүлек эчендә бүленеп чыкан сидекнең ритмы үзгәрә, изурия һәм никтурия (тәүлеклек сидек микъдарының күпчелек өлеше төнлә бүленүе) күзәтелә. Сидекнең чагыштырмача авыр­ лыгы 1,009-1,011 гә кадәр төшә. Сидектә азот шлаклары арта башлый.

Канда азоттан таркалган матдәләрнең уртача күрсәткечләре (азотемия) күпмедер вакыт үзен сиздермәскә мөмкин. Тик бераздан авыруның тышкы симптомнары барлыкка килә: авыздан уремик ис килү, авыр очракларда авыру янына якынлашу белән начар ис сизелү.

Азот продуктлары — беренче чиратта бәвелчә, ашказаны лайлалы тышча­ сыннан бүленеп чыгып таркалгач, аммиак тозларына әйләнәләр, бу тозлар ашказаны тышчасын ярсыталар һәм косасы килү, косу (уремик гастрит), эч китү (уремик колит) күзәтелә. Сулыш юлларына бүленеп чыккан ярсыткыч матдәләр аркасында ларингит, трахеит, бронхит авырулары һәм бик авыр стоматогингивит барлыкка килә. Авыруларның тәне кычыта, канда зарарлы матдәләр җыелганлыктан, уремик перикардит авыруы күзәтелергә мөмкин.

Гомуми агулану сәбәпле, хәтер, йокы начарлана, хәлсезлек, баш авырту, йокычанлык, апатия интектерә, күз күрүе бозыла. Күз төбен тикшергәндә күрү нервларының имчәкчекләренең шешенүе, артерия һәм веналарының тараюы, урыны белән аксыл учакчыклар (нейроретинит) булуы ачыклана.

Хроник бөер җитешсезлеген дәвалауны бу чиргә китергән авыруларны дәвалаудан аерып карарга ярамый. Консерватив дәвалау стадиясендә терапевтик чаралар гомеостазны элекке хәленә кайтарырга, азотемияне киметүгә, уремия симптомнарын кечерәйтүгә юнәлдерелә. Әгәр консерватив дәваның нәтиҗәсе аз булса, авыруны регуляр рәвештә атнага 2-3 тапкыр гемодиализга күчерәләр. Регуляр гемодиализны гадәттә креатинин клиренсы (чистарту коэффициенты—канның нинди дә булса матдәдән бер минут эчендә чистарынуы тизлеге) 10 мл/мин, ә аның плазмадагы дәрәҗәсе 0,1 г/л дан югары булганда кулланалар.

Гемодиализ белән трансплантация (патологик процесс аркасында зарарланган, юкка чыккан тукыма, әгъзаларны икенче организмнан алынган әгъза, тукыма белән алмаштыру, күчереп утырту) хроник бөер җитешсезлеге булган авыруларның язмышларын үзгәртте һәм аларның тормышларын дистәләгән елга кадәр озайтырга мөмкинлек бирде. Бу төр дәвалау гемодиализ һәм трансплантация үзәкләрендә башкарыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]