Бөртек коңгызлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөртек коңгызлары latin yazuında])

Бөрте́к (ашлы́к) коңгызлары́ (Bruchidae) — коңгызлар семьялыгы. Өске кат канатлары кыскарак түгәрәк вак коңгызлар. Башы озынча, күкрәгенә таба юнәлгән. Личинкалары күбесенчә кузаклы үсемлек орлыкларында яши. Дөнья фаунасында 1200ләп, Россия территориясендә 100 дән артык төре билгеле. Татарстанда кузаклы культураларга бик нык зыян китерүче борчак коңгызы (Bruchus pisorum) киң таралган (борчакны зарарлый).

Бөртек коңгызлары 4,5-5 мм озынлыкта, кара төстә, сары һәм ак төкчәле. Өске канатларын арткы як өлешендә аерым тимгелләргә бүленгән ак төкчәле кыйгач тасмасы бар; өске кат канат очында карасу төстәге фонда кечкенә генә 2-3 аксыл табы бар. Зур коңгызлар чәчәкнең серкәсе һ.б. өлешләре белән туеналар һәм уңышка зыяннары тими. Ана коңгыз камчысыман 2 үсентеле, 0,8 мм чамасы озынлыктагы, сары төстәге озынча түгәрәк йомырка сала. Личинкасы 5-6 мм озынлыкта, аксыл сары төстә, кечкенә, эчкә баткан башы гәүдәсенең калынайган күкрәк өлешендә. Казналыклары кызгылт көрән төстә, гәүдәсе шәрә, фәкать күкрәгенең аскы өлеше кыска төк белән капланган.

Коңгызлар салам эскертләрендә, үсемлек калдыклары арасында, агач кайрылары астында, ашлык амбарларында, борчак өемнәрендә кышлыйлар. Борчак коңгызы орлыкны боза: үсеш дәверендә личинка орлыкның туклыклы өлешен, ягъни эчен ашап бетерә, орлык шыту сәләтен югалта, моннан тыш, личинка экскрементларында кеше һәм хайваннар сәламәтлегенә зыян китерә торган алкалоид контаридин бар, шуңа күрә зарарланган орлыкны азык буларак кулланырга да, хайваннарга ашатырга да ярамый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]