Ватандашлар хокукы

Ватандашлар хокукы яки Роман-герман хокукый гаиләсе - милек, хосусый мөлкәт һәм мөлкәт булмаган хокукларга багышланган хокук фәннәренең тармагы.
Роман-герман хокукый гаиләсе яки кыйтга хокукый системасы - Рим хокукы нигезендә барлыкка килгән хокук. Кыйтга Аурупасының (шул исәптән Русия) илләренең хокукый системаларын берләштерә, инглиз-саксон хокукый системасыннан (гомуми хокук) аерылып тора.
Роман-герман хокукый гаиләсендә төп хокук чыганагы - канун. Инглиз-саксон хокукый системасында (гомуми хокук) - төп хокук чыганагы - элекке булган хөкем карары яки прецедент хокукы тора.
Кыйтга системасында хокук тармаклары төгәл бүленә, һәрбер хокук тармагында - хосусый һәм иҗтимагый хокукый кече тармагы бар.
Иҗтимагый хокук - идарә, җинаятьчел, конституцион һәм халыкара иҗтимагый хокукларга карыйлар.
Хосусый хокук - ватандашлар, гаилә, хезмәт хокукларына карыйлар. Күбесе роман-герман хокукый гаиләсенең илләрендә язылган конституция бар.
Элекке ССРБ илләрендә ватандашлар хокукы - мөлкәт һәм хосусый мөлкәт булмаган мөнәсәбәтләрне тәртипкә салучы хокук тармагы булып санала. Инглиз-саксон хокук системасында - элекке булган хөкем карары нигезендә хокук яки прецендент хокукы - гомуми хокук дип йөртелә.
Бүгенге Русиядә ватандашлар хокукы - хокук тармагының иң мөһиме. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Русиядә ватандашлар хокукы көнбатыш илләренең ватандашлар хокукына якын тора.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гражданское право Отрасли права в Юриспруденции. Спектор, Киев 2011.
- Гражданское право. Братусь С. Н. Юридическая энциклопедия / Отв. ред. Б. Н. Топорнин. — М.: Юристъ, 2001. ISBN 5-7975-0429-4.
- Гражданское право. Диаконов В. В. Гражданское право РФ (Общая часть): Учебное пособие. // Allpravo.Ru — 2003.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, ![]() |