Ватанпәрвәрлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ватанпәрвәрлек latin yazuında])
Ватанпәрвәрлек
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә милләтчелек
Моның каршысы Космополитизм
 Ватанпәрвәрлек Викиҗыентыкта

Ватанпәрвәрлек яки патриотлык (лат. patria — ватан) — туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, үзеңнең эш-патриотлык белән ватаныңның һәм халкыңның мәнфәгатьләренә намуслы хезмәт итү принцибы. Ватанпәрвәрлек — кешелек тарихында элек-электән яшәп килүче принцип. Кешеләргә үз коллективларына бирелгәнлек хас. Борынгы кабиләләрнең башка кабиләләр, читтән басып алучы көчләр белән мөнәсәбәтләре дә бу турыда сөйли. Алар үзләре биләгән җирне, корган хуҗалыкларын, бигрәк тә кабилә кешеләрен яклау, аларның иминлеген саклау вазифаларын үтәргә тырышып яшәгәннәр.

Кешелек тарихы меңләгән сугышларны белә. Аларда катнашкан сугышчылар бер-берсен юк итәргә омтылсалар да, каршы якларның берсе, кагыйдә буларак, гадел сугыш алып бара торган булган. Үз халкыңның иминлеге, иреге өчен сугышка керү — җинаять түгел, патриотлык ул. Ә менә чит җирләрне басып алуга, аларның халыкларын буйсындыруга, юк итәргә омтылу — чын мәгънәсендә җинаять.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит.