Ватан (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ватан (газета) latin yazuında])

«Вата́н» - атналык иҗтимагый-сәяси газета. Адмирал А.В. Колчакның 3 нче армиясе мәгълүмат бирү кәнсәләриясе органы. 1919 елда татар телендә башта Уфа шәһәрендә, аннары Себердәге төрле шәһәрләрдә нәшер ителә. Мөхәррирләре Г. Сөбханкулов, М. Нәүрузов. «Яшәсен иске режим!» шигаре астында чыга. Большевиклар диктатурасына каршы, татар милли хәрәкәтен яклап актив пропаганда алып бара.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]