Вертикаль караш парезы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вертикаль караш парезы latin yazuında])
Вертикаль караш парезы
... хөрмәтенә аталган Henri Parinaud[d]
Саклык белгечлеге неврология
Симптомнар convergence retraction nystagmus[d]
 Вертикаль караш парезы Викиҗыентыкта

Күз алмаларның вертикаль хәрәкәтләре күзләрнең вертикаль хәрәкәтләр үзәгеннән чыга (ростралы интерстициаль МББ үзәге), ул урта мидә кызыл төштән дорсаль урнаша.

Үзәктән импульслар ике күзнең вертикаль хәрәкәтләрен идарә иткән күз мускуллары төшләренә уза. Күзнең өскә һәм аска хәрәкәте өчен җавап бирүче күзәнәкләр күзнең вертикаль хәрәкәтләр үзәгендә катнашып урнашкан. Моңа карамастан өскә һәм аска караганда аерым паралич үсеше мөмкин.

Дорсаль урта ми Парино синдромы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Билгеләре

• Башлангыч күз торышы — туры (рәс. 21.52а).

• Өскә караганда өстөш параличы (рәс. 21.52б).

• Конвергенция какшавы (рәс. 21.52в).

• Киң бәбәкләр белән яктылык һәм якынчалыкка диссоциацияле җавап.

• Кабаклар ретракциясе (Коллиер симптомы).

• Конвергенцион-ретракцион нистагм.

2. Сәбәпләре

а) балаларда: сильвий суүткәргече стенозы, менингит, пинеалома (рәс. 21.52г);

б) яшьләрдә: демиелинизация, җәрәхәт, артериовеноз мальформацияләр; в) өлкәннәрдә: урта минең тамырлы зарарланулары, суүткәргеч тирәли соры матдәнең күләмле зарарлануы һәм арткы баш чокырчыгы аневризмалары.

Көчәюче өстөш параличы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көчәюче өстөш параличы (Стил-Ричардсон-Ольшевский синдромы) — өлкән яшьтәгеләрнең авыр дегенератив чире, ул түбәндәге билгеләр белән сыйфатлана. • Алдан күзләрнең аска хәрәкәте начарланган карашның өстеш параличы.

• Чир көчәйгәндә күзләрнең өскә хәрәкәте бозыла.

• Соңыннан күзләрнең горизонталь хәрәкәте бозыла һәм карашның тулы параличы үсеш ала.

• Псевдобульбар паралич.

• Экстрапирамидаль регидлык, атаксияле йөреш, деменция.

• Конвергенция параличы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.