Вешпаркар
Вешпаркар - Согд атмосфера һәм җил Ходае. Ул Авеста Вайу Ходаена туры килә. Үзәк Азиядә Вешпаркар шулай ук Һинд дине Шива Ходае белән ассоциирланган булган.
Пәнҗикәнт, Сәмәрканд, Бохара астында Варахши, Шәһрестан (Сәмәрканд Согдыннан төньяк-көнчыгышына таба Согдиялеләр тора торган Уструшана хөкемдары резиденциясе) гыйбадәтханәләрендә, сарайларында һәм йортларында Ходайларга табынуның күпсанлы сәхнәләре VI-VIII гасырларга карый.
Шива иконографиясе йогынтысы астында нык Һиндичәлештерлгән Җил Ходае Вешпаркар кебек Согд Ходайлары образларын бар очракта да культы Бактриягә һәм Согдка үтеп кергән Шиваның үзенең сурәтләреннән аерып булмый.
"Җәядән атучы торышы"нда биюче Ходай асаба киемле асаба ритуаль әйберләр - күчереп була торган ут алтаре һәм ботаклар бәйләме (барс) белән тарафдарлар белән типик Согд культ сәхнәсенә кертелгән булса, Шива һәм Парвати белән искә алынган булган төркем исә, Согд элементлары булса да, гомуми Иран (сүзнең киңрәк мәгънәсендә) интерпретациясен кулланырга мөмкинчелек бирми.
Пәнҗикәнтнең стена живописендә Согд Вешпаркар Ходае басып торган килеш итеп сурәтләнгән, аның тәнен шөлдерләр белән бау әйләндереп үрә. Н. Н. Негматов әфәнде буенча Вешпаркар язмасы Санскрит сүзе Вишвакарманның Согд тапшыруы булып тора һәм аның мәгънәсе "бөтен нәрсәнең барлыкка китерүчесе". Атка атланган, дүрт куллы һәм өч башлы ир-ат буларак сурәтләнгән Вешпаркар - Вишвакарман Ислам дине таралганга кадәр Уструшанада өч төп табыну объектларының берсе булган. Вешпаркарның Уструшана сурәте Вишвакарманның Һинд дине һәм Буддачылык сурәтләреннән Пәнҗитнекеннән күбрәк аерылып тора: күп һинд башлангычлары юкка чыккан, юлдаш буларак хатын-кыз бите юк, куллары әзрәк, иңбашларында алтын юк, ә иңбаш тирәсендә хайван башлары юк.
Б. И. Маршак әфәнде раславынча Согд Буддачылык тарафдарлары һәм Пәнҗикәнт адептларыннан кала, Вешпаркарга шулай ук Манихейчылык тарафдарлары табынган булган. Сакланып калган сурәтләр микъдары буенча, Вешпаркар барлык Согд Ходайлары арасында өченче урынны алып тора.
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Маршак Б. И. Глава 11. Согд V—VIII вв. Идеология по памятникам искусства // Средняя Азия и Дальний Восток в эпоху средневековья. Средняя Азия в раннем средневековье. — М. : Наука, 1999. — С. 175—191. — 378 с. — 1450 экз. — ISBN 5-02-008617-7.
- Негматов Н. Н. Глава 6. Уструшана // Средняя Азия и Дальний Восток в эпоху средневековья. Средняя Азия в раннем средневековье. — М. : Наука, 1999. — С. 114—130. — 378 с. — 1450 экз. — ISBN 5-02-008617-7.