Википедия:Бот урнаштыру һәм куллану

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бот урнаштыру һәм куллану latin yazuında])

Бу биттә pywikipedia программасы нигезендә бот ясау аңлатылган.

  • Pywikipedia-бот белән эшләү өчен сезгә Python 2.6.4 программасын йөкләргә һәм компьютерыгызга урнаштырыга кирәк, 2.4 яки 2.5 версияләре дә бара тик яңарак версияләрне урнаштырмагыз, алар белән бот хаталар җибәрәчәк. Турыдан-туры сылтама — http://www.python.org/ftp/python/2.6.4/python-2.6.4.msi)
  • Pywikipedia-бот белән эшләү өчен сезгә программаны йөкләргә һәм компьютерыгызга урнаштырыга кирәк. Ул үзе, сез үзгәртүләр кертмәсәгез, C:\Python26\ адресы буенча урнашачак.
  • PyWikipediaBot ботын йөкләп алыгыз (http://toolserver.org/~valhallasw/pywiki/), туры сылтама — http://toolserver.org/~pywikipedia/nightly/package/pywikipedia/pywikipedia-nightly.zip, PyWikipediaBot - робот эшен башкара алсын өчен уйланылган скриптлар җыелмасы. Йөкләгәннән соң архивны ачарга (распаковать) һәм pywikipedia пакасын Python26 папкасына атарга кирәк («Python26» папкасы C:\Python26\ яки «Компьютер -> Локальный диск -> Python26» адресы буенча урнашкан).

Эшләр алдыннан[вики-текстны үзгәртү]

user-config.py[вики-текстны үзгәртү]

Бот урнаштыру һәм куллану

'pywikipedia пакасында user-config.py файлын ясарга кирәк, моның өчен текстовый документны ясарга (тычканның уң як төймәсе, «Создать -> Текстовый документ»), текстлы документ исемен user-config.py-га алыштырырга һәм сакларга кирәк.

user-config.py файлына киләсе язуларны язарга: (тычканны user-config.py-га кимтерергә: уң як төймәгә басып «Edit with IDLE»ны сайларга)

# -*- coding: utf-8 -*-

console_encoding = 'cp1251'
use_api = True
family = 'wikipedia'
mylang = 'tt'
usernames['wikipedia']['tt'] = u'Ботыгызның исеме'
# Ботыгыз башка викиларда эшләмәсә, түбәндәге юлны бетерергә кирәк:
usernames['wikipedia']['en'] = u'Ботыгызның исеме'
minthrottle = 10
maxthrottle = 30
put_throttle = 10

Бот тәрәзәсе[вики-текстны үзгәртү]

Барлык ботлар да cmd.exe аша ачылалар. Һәр вакыт яңадан аны ачып утырмас өчен ярлык ясарга кирәк:
pywikipedia пакасына керегез, менюда «Файл -> Создать -> Ярлык»-ны ачыгыз, ачылган тәрәзәдә (окнода) «cmd.exe» дип языгыз, «далее»га басып ботыгызның исемен языгыз (м-н, «NovaBot»), «готово». «pywikipedia» папкасында «NovaBot» ярлыгын табыгыз да «правая кнопка мышки -> свойства» «Рабочая папка» юлында C:\Python26\pywikipedia дип языгыз. «Шрифт» менюсында Lucida Console-ны сайлагыз. Бот белән еш эшләсәгез әлеге ярлыкны эш өстәленә дә чыгарып куя аласыз. Бот эшкә әзер.

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]