Википедия:Пресс-релиз 9 ел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пресс-релиз 9 ел latin yazuında])
Бу пресс-релиз язылган һәм җибәрелгән. Җаваплы идарәче — Рашат Якупов

Татар Википедиясенә 9 ел![вики-текстны үзгәртү]

Интернет киңлекләрендә татар телендә төрле өлкәләргә караган энциклопедик мәгълүматлар туплый торган Татар Википедиясе проектына 9 яшь тула! Нәкъ 9 ел элек, 2003 елның 15 сентябрендә халыкара ирекле Википедия интернет-энциклопедиясенең татар бүлеге эшли башлый.

Википедия сайты 2001 елның 15 гыйнварында ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак ачыла. Монда автор һәркем була ала, һәр энциклопедик мәкалә үзгәртелә, тулыландырыла ала. Бар дөнья буйлап Википедия сайты 285 телдә һәвәскәрләр ярдәмендә тотрыклы үсештә бара. Дөньяда керүчеләр саны буенча Википедия сайты алтынчы урында. Ул шулай ук тарихта иң эре һәм популяр энциклопедик белешмә дип танылган. Телләр бүлекләре арасында иң зуры – Инглиз Википедиясе (3 миллионнан артык мәкалә). Рус Википедиясендә 900 меңгә якын мәкалә.

Татар телендә Википедия бүлеге 2003 елның 15 сентябрендәндә ачыла. Комплекслы сәбәпләр аркасында ул башта үсеш ала алмый. Фәкать 2009 елда гына, Татар Википедиясенә бер төркем актив интернетчылар килеп, энциклопедияне даими язу эшенә алынгач, ул тиз үсешкә ирешә. 2009 елның 28 декабрендә 5 мең мәкалә тупланса, 2011 елның 8 июлендә бу күрсәткеч 10 меңгә күтәрелә.

Хәзерге вакытта Татар Википедиясендә 16 мең мәкалә тупланган. Иң күп мәкаләләр Татарстан һәм Башкортстан буенча урнашкан авыл-шәһәрләргә багышланган. Бер мең ярым мәкалә төрле шәхесләргә багышлап язылган. Барлык телләр арасында Википедиянең татар бүлеге 99нчы урында тора.

Өч ел рәттән (2009, 2010, 2011 елларда) Татар Википедиясе «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар бәйгесендә җиңү яулый. 2010 елгы «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә бүлек «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урын алса, 2011 елда ул шул ук номинациядә җиңүгә ирешә.

Татар Википедиясенең уңышлары һәм кулланылышы зурлардан булса да, проект ярдәмгә мохтаҗ. Форсаттан файдаланып, википедиячеләр татар телендәге онлайн энциклопедияне үстерү эшенә кушылырга чакыра. Иманыбыз камил, бу тел һәм милли интернет үсеше өчен иң кирәкле гамәлләрнең берсе.

Җаваплы идарәче: Рашат Якупов

9 лет Татарской Википедии![вики-текстны үзгәртү]

Этой осенью Татарской Википедии, которая собирает энциклопедические материалы разных тематик на татарском языке, исполняется 9 лет! Ровно 9 лет назад, 15 сентября 2003 года, начал свою работу татарский раздел крупнейшей интернет-энциклопедии «Википедия».

Сама же свободная интернет-энциклопедия «Википедия» открылась 15 января 2001 года. На сегодняшний день её сайт входит в топ 10 самых посещаемых сайтов по версии Google и занимает 6 место. Каждая энциклопедическая статья проекта может редактироваться и дополняться любым желающим. Благодаря стараниям тысяч волонтеров, в постоянном развитии находятся 285 языковых разделов. Её самый большой языковой раздел – английский (более 3 миллионов статей), в Русской Википедии сейчас около 900 тысяч статей.

Раздел Википедии на татарском языке сначала развивался медленно. Ситуация меняется в 2009 году с приходом группы новых интернет-активистов. Так если в период с 2003 до 2009 годы было написано менее 4000 статей, то только в 2009 году - более тысячи. На сегодняшний день Татарская Википедия насчитывает более 16 тысяч статей. Наибольшее их количество посвящено населенным пунктам Татарстана и Башкортостана. Среди всех языковых разделов Википедии, татарский занимает 99-ю строку.

Три года подряд (в 2009, 2010, 2011 годах) Татарская Википедия побеждала в конкурсе интернет-проектов «Татнет йолдызлары» («Звезды Татнета»). В 2010 году она заняла второе место в отдельной номинации конкурса «Белем җәүһәрләре», а в 2011 году одержала победу в той же номинации.

Поздравляем с 9-летием проекта и выражаем благодарность всем, кто внёс свой вклад в развитие Татарской Википедии!

Однако, несмотря на успехи Татарская Википедия нуждается и в помощи. Пользуясь случаем, участники приглашают присоединиться к работе над развитием свободной татарской онлайн-энциклопедии. Мы верим, что в современном мире это очень важно для развития любого языка.

Ответственный администратор: Рашат Якупов

Чыганаклар[вики-текстны үзгәртү]