Википедия бәхәсе:Цензура чикләренә сыймаган лексика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цензура чикләренә сыймаган лексика latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Тавыш бирү сүгенүне тыярга дип тәмамланган очракта сүгенү кулланучыларга карата җәза куллану турында да искә алырга кирәктер дип уйлыйм -- Marat Vildanov 5 окт 2010, 19:03 (UTC)

Бу очракта җәзалау гадәттәгечә булырга тиеш: беренче тапкыр - кисәтү, тагын кабатланса - бан.--Рашат Якуп 5 окт 2010, 19:11 (UTC)

минемчә, бу тавыш бирү дөрес түгел, файдасыз, мәгънәсез, чөнки хәзерге вакытта уртак кабул ителгән сүгенүнең мәгънәсе, чикләре юк, ягъни нәрсә сүгенүгә керә, нәрсә юк - билгеле түгел. башта моны билгеләр өчен тема ачарга кирәк, төрле билгеләүләр тәкъдим итәргә, аннары кем фикерен үзгәртә әйтергә һәм тагын камилләштерелгән билгеләүләр тәкъдим итәргә. тагы тавыш бирү үткәрергә була. бер үк сүз кулланылышына карап сүгенү булырга да, сүгенү булмаска да мөмкин бит.--Qdinar 6 окт 2010, 17:46 (UTC)

Гафу итегез, Динар әфәнде, ләкин Сезгә һәрвакыт һәрнәрсәне аңлатырга ардым. Сездән тәнкыйтьтән башка берни ишеткәнем юк.--Рашат Якуп 6 окт 2010, 18:01 (UTC)