Вөҗдан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вөҗдан latin yazuında])
Франсуа Шыфляр (1825 — 1901), Вөҗдан (Виктора Гюго)

Вөҗданшәхеснең әхлакый үзаңы чагылышы, аның мөстәкыйль рәвештә үз өстенә әхлакый вазифалар йөкләү сәләте. Вөҗдан кешенең уй-фикерләрендә, шулай ук хисләрендә урын таба.

Вөҗдан кешеләр аңында акылга ия булган фикерләү һәм авыр эмоциональ кичерешләр формасында да чагылырга мөмкин. Мәсәлән, гадел принципларда тәрбияләнгән кеше — урлау, кешеләргә һәм принципларга хыянәт итү, гомумән яман эшләр эшләүгә бармый ул. Андый кешеләрне берәүләр бала-чагалылыкта, беркатлылыкта гаеплиләр, гомумән, «акылы авышканрак» дигән бәяне дә бирә алалар. Андый (вөҗданлы) кешегә бозык әхлаклы кешеләр арасында яшәү кыенрак була.

Кешегә вөҗданлы булу, әлбәттә, канәгатьләнү бирә. Вөҗ-даны саф кеше гомер буе иркен сулап яши ала. Аңа коллектив та, кагыйдә буларак, ихтирам белән карый. Ләкин аның гомер юлы да шома гына, хәвеф-хәтәрсез генә бармаска мөмкин. Эш шунда ки, чынбарлык каршылыклардан тора. Аңарда игелек тә, шулай ук яманлык та бар. Вөҗ-данлы һәм югары принциплар белән гамәл итүче кешеләр җинаятьчел позициядә торып яшәүчеләр өчен «уңайсыз» субъект булып исәпләнә. «Уңайсыз» субъектлар җинаятьчеләр өчен киртә хезмәтен үти, аларның тормышында хә- вефле роль уйнаулары да бар. Шунлыктан хәрам эшләр эшләп яшәргә күнеккән кешеләр вөҗданнары «артыкка киткән субъект»лардан ничек булса да «арынырга», «котылырга» тырыша торган булалар. Шушы максатны алга куеп, алар әлеге «субъектның» «абынганын» сагалыйлар, «абынмый» икән, «абынуны» уйлап чыгара да алалар. Нәтиҗәдә саф вөҗданлы кеше оттыра.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Вөҗдан темасы буенча бит бар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.