Габделкадыйр Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделкадыйр Йосыпов latin yazuında])

Йосыпов Габделкадыйр Мөхәммәтзакир улы — юрист.

1898 елда Түнтәр авылында туган. Шушында мәдрәсәдә белем ала. Балачагы әтисенең крестьян хуҗалыгында эшләп уза. Революция елларында ул Казан шәһәренә килә. Тиздән Кызыл Армия сафларына алына һәм Гражданнар сугышында катнаша. Аның 1920-1925 елларда кызыл комиссар буларак басмачыларга каршы көрәштә актив катнашуы мәгълүм.

Сугышлар тынгач аны Үзбәкстан ССРның Нәмәнган шәһәренә прокуратура органнарына эшкә җибәрәләр. Монда аңа хезмәт белән беррәттән белемен күтәрү өстендә күп эшләргә туры килә. Озак еллар дәвамында Нәмәнган шәһәренең баш прокуроры булып уңышлы эшләве аның  бу проблеманы да уңышлы хәл итүен дәлилли. Шушы хезмәттәге уңышлары өчен Г.М.Йосыпов югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә, аңа Нәмәнган шәһәренең Почетлы Гражданины исеме бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.Зарипов. Тирән тамырлы Түнтәрем. 2008.
  • Р.Зарипов. Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога. 2021.
  • Г.Мөхәммәтшин. Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат). 1 том. 2006.