Габдулла Рәхмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Рәхмәтуллин latin yazuında])

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәхмәтуллин Габдулла Рәхмәтулла улы 1921 елның 13 сентябрендә Тәнтәр авылында крестьян гаиләсендә туган. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлап колхозга эшкә килә. Махсус курсларда укып тракторчы һөнәре ала. Курсларны тәмамлагач Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта тракторчы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Рәхмәтуллин 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлану белән алгы сызыкка җибәрелә. Авыр сугышның ахырынача сафта була, аның бөтен ачысын, бөтен фаҗигаларын үз йөрәге аша уздыра, берничә мәртәбә яралана. Аның сугышчан батырлыкларының шаһите—күкрәгендәге Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр. Фронтта да ул трактор рулендә хезмәт итә. Аңа дошманның фронт сызыгында янып калган авыр "Тигр" маркалы танкын өстерәтеп алып кайту бурычын куялар. Фронт сызыгына тракторы белән барып ул "Тигр"ны өстерәтеп алып кайта. Әлеге трофейны кулга төшерү Кызыл Армия өчен беренчеләрдән була. Шушы батырлыгы өчен Г.әхмәтуллин "Кызыл Йолдыз" орденына лаек була.

Сугыштан соңгы еллардагы хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солдат туган ягына  1946 елның августында кайта. 1958 елга кадәр Чепья МТСында эшләвен дәвам итә. 1958 елдан туган авылындагы «Дружба» колхозында—башта тракторчы,соңрак гараж мөдире булып эшли. Ул мул икмәк өчен көрәшнең иң алгы сафында, хезмәттәшләренә үрнәк, яшьләргә акыллы остаз. 1966 елда сугышчан бүләкләр янына "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены өстәлде. Бу аның тыныч хезмәт юлының лаеклы бәясе.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Г.Рәхмәтуллин 1999 елда вафат булды. Түнтәр авылы зиратында җирләнде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.