Габсбурглар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Familienwappen Habsburg-Stroehl.jpg

Габсбурглар (нем.Habsburger) —Урта гасырларның Һәм Яңа заман дәвамында Аурупада иң көчле монархия династияләренең берсе.

Династия вәкилләре Австри хакимләре буларак (1282 елдан бирле), Ауропаның иң алдынгылар рәтендәге күп милләтле Австро-Венгрия империясе(1918 елга кадәр), шулай ук Изге Рим империясе императорлары буларак билгеле. Бу тәхетне Габсбурглар 1438 елдан 1806 елга кадәр (1742-1745 еллардагы кыска өзекне исәпкә алмаганда) билиләр.

Австрия һәм Изге Рим империясеннән тыш Габсбурглар шулай ук түбәндәге илләрнең хакимнәре булганнар:

Венгриянең —1437-1439, 1445-1457, 1526-1918 елларда;

Чехиянең—1306-1307, 1437-1439, 1453-1457, 1526-1618, 1621-1918 елларда;

Хорватиянең — 1437-1439, 1445-1457, 1526-1918 елларда;

Испаниянең — 1516-1700 елларда;

Португалиянең — 1580-1640 елларда;

Неаполитан короллегенең — 1516-1735 елларда;

Мексиканың —бу 1864-1867 елларда;

Трансильваниянең — 1690-1867 елларда;

Тоскананың — 1790-1859 елларда;

Парманың—1814-1847 елларда;

Моданың — 1814-1859 елларда.

Һәм шулай ук күп кенә башка вак дәүләт берәмлекләренең җитәкчеләре дә булып торганнар.

Чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Династиягә нигез төзүче Гунтрам Бай (930-990 еллар) булган. Аның чикләре төньяк Швейцариядә һәм Эльзаста урнашкан була.

Аның олы улы Ланцелин (991 елда вафат була) Аргаузда граф Альтенбург була, ә Ланцелингың улы Радбот (якынча 985-1035 еллар) Аре елгасы янында Габсбург замогын төзегән. Бу исемне ул үзе һәм аның токымнары кабул итеп ала. Версияләрнең берсенә ярашлы башта замок Габихтсбург ( нем. Habichtsburg) исемле булган ("Карчыга замогы"). Икенче версиягә тияр - бу исем борынгы немец сүзе "hab"тан — (тат. кичү) килеп чыккан (ныгытма Аре елгасы аша чыгу урынында саклаган). Радбот токымнары үзләренең биләмәләренә өстәп берничә мәйдан Эльзас (Унда) һәм Төньяк Швейцариянең күпчелек өлешен кушалар. XIII гасырның уртасына Габсбурглар көньяк - көнбатыш Германиянең читтәге өлкәләренең иң эре феодал токымнары булып китәләр. Беренче нәсел титулы граф Габсбург титулы була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Андрей Шарай; Ярослав Имов. "Тамырлар һәм таҗ. Австро-Венгрия турында очерклар : империя язмышы", 2011.
  • Ярослав Имов. "Австро-Венгрия империясе", 2003.