Эчтәлеккә күчү

Гади тиен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гади тиен latin yazuında])
Гади тиен
Рәсем
Кыскача исем S. vulgaris
Халыкара фәнни исем Sciurus vulgaris L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3][…]
Югарырак таксон Тиеннәр[1][2] һәм Sciurus[d][3]
Таксонның халык атамасы Ardilla Roja[4], Ecureuil Roux[4], Eurasian Red Squirrel[4][5], Red Squirrel[4], Europäisches Eichhörnchen[5], Eurasisches Eichhörnchen[5], veverka obecná[6], euraziatische rode eekhoorn, eekhoorn[7], écureuil, écureuil rouge[7], Eichhoernchen[7], orava[8], 北松鼠, 松鼠, ekorn, esguil[9], red squirrel[10], esguilu[11], navadna veverica[12] һәм veverica[13]
Макималь гомер озынлыгы 14,8 ел[14]
Йөклелек чоры 38 тәүлек[15]
Нәрсәнең чыганагы miniver[d][16]
ХТСБ саклану статусы LC[d][17]
Барлыкка килү урыны Европа
Бүләкләр
Төрләр ареалы харитасы
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы data deficient[d][6]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Тәүлек циклы көндез актив[d][19]
Оя зурлыгы 6,5 ± 3,5
Сөт имезү периоды 45 ± 10 тәүлек
Геном төзелеше URL-ы dnazoo.org/assemblies/Sciurus_vulgaris[20] һәм ensembl.org/Sciurus_vulgaris[21]
 Гади тиен Викиҗыентыкта

Гади́ тие́н (Sciurus vulgaris) - тиенсыманнар гаиләлегеннән имезүче җәнлек. 40 лап астөре бар, бер-берсеннән төсләре белән аерыла. Евразиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТР территориясендә күбесенчә Кама алдында очрый. Ылыслы, киң яфраклы һәм катнаш урманнарда яши. Еш кына кешегә якынрак, шәһәр паркларында урнаша.

Гәүдәсенең озынлыгы 30 см га кадәр, койрыгыныкы - 15 тән алып 20 см га кадәр, 270-330 г авырлыкта. Колаклары озын, очлары чуклы. Арткы аяклары алдагыларына караганда озынрак. Төсе үзгәрүчән: ачык җирәннән (җәен) алып соры-зәңгәргә (кышын) кадәр. Йон капламы озын, йомшак, кышын йөнтәс, җәен беркадәр каты, кыска һәм ялтыравыклы. Язын һәм көзен төсен алмаштыра. Эләктерүчән һәм үткен тырнаклары булу сәбәпле, кәүсә һәм ботакларга иркен менә, агачтан агачка җиңел сикерә. Ылыслы агачлар орлыгы, имән чикләвеге, чикләвек, җиләк, гөмбәләр белән туклана. Кышка азык әзерли. Уңдырышсыз елларда азык эзләп массакүләм күчәргә мөмкиннәр. Оясын агачларда лишайниклардан, мүкләрдән, кайрыдан һәм ботакчыклардан ясый яки куышларда урнаша. Бер елга 2 оя бала тудыра (һәрберсендә биш-җиде). 10 елга кадәр яши. ТРда гади тиент саны 3,57 меңнән (1991) 6,14 меңгә (2000) кадәр арта.

Кәсәбәчелек объекты. 1950 елларда бер сезонга 3-6 мең баш ауланган, 1990 елларда бу сан ун тапкыр кимегән. Иң эре гәүдәлесе, гади тиеннең кыйммәтле астөре зур тиен - телеутка Алтайның нарат урманнарында яши. 1949-53 елларда Тукай һәм Лаеш районнары территориясендәге урманнарга, шул исәптән Идел-Кама саклаулыгының Саралан мәйданына җибәрелә.

  • тиен - акчалата берәмлек исеме төрки сүздән килеп чыга. Урта гасырларда тиен тиресе кайбер Азия халыкларының акчалата берәмлегенә тиң була.

ТИЕН I[тийĕн], диал.[22] тииң «белка» < гом. кыпч., алт., шор., як. тиин, тийын, госм., уйг. тийин, тәйин, тув. дииң, төр. değin, бор. төрки [23] tejiŋ, teŋin id., tegiŋ, täkiŋ «кеш», к.-балк. тийин «асның бер төре», тыйын «эчек, мех» ~ манси. lεin, хант. täŋkә, эвенк. деңке, диңке «кеш».[24].[25]

тиен II сущ. 2 1. копейка

Бер тиен тиресе хакы.
Чаг. рус.копейка < төрк.Köbäk "эт"; dinār köреjī "Тимур вакытындагы акча", исеме "эт";[26] - Эт тиресе хакы.

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. 1 2 3 Торингтон Р., Koprowski J. L., Steele M. A. Squirrels of the WorldБалтимор: 2012.
  3. 1 2 3 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. 1 2 3 4 Кызыл китап — 1964.
  5. 1 2 3 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  6. 1 2 Nature Conservation Information Portal of CzechiaAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  7. 1 2 3 Бельгийский список видов
  8. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  9. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  10. Wildscreen ARKive — 2003.
  11. Academia de la Llingua Asturiana Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  12. https://www.pms-lj.si/app/uploads/2022/11/Sesalci_Slovenije_compressed_compressed.pdf
  13. (unspecified title)Mladinska knjiga, 1981.
  14. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  15. Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
  16. Cumming V., Cunnington C. W., Cunnington P. E. miniver // The Dictionary of Fashion History — 1 — Berg Publishers, 2010. — ISBN 978-1-84788-533-3, 978-1-84788-534-0
  17. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  18. http://www.sielmann-stiftung.de/de/presse/pressemeldungen/pressemeldung.php?we_objectID=970
  19. Hunt D. M., Carvalho L. S., Cowing J. A. et al. Evolution and spectral tuning of visual pigments in birds and mammals // Phil. Trans. R. Soc. B / L. PartridgeRoyal Society, 2009. — ISSN 0962-8436; 1471-2970doi:10.1098/RSTB.2009.0044PMID:19720655
  20. DNA Zoo
  21. Ensembl
  22. Тумашева 1992: 209
  23. ДТС: 548–549
  24. Räsänen 1969: 470
  25. ЭСТЯ III: 180–181.
  26. Фасмер