Гакыйка
| Гакыйка | |
|---|---|
| гарәп. عَقِيقَةٌ | |
| Бар авазлар күрсәтелгән исем | عَقِيقَةٌ |
| Төп тема | Исламда бәби тууы[d] |
| Нәрсәгә тоташа | хитан[d] |
| Нинди вики-проектка керә | Проект:Ислам[d] һәм Проект:Суфичылык[d] |
Гакыйка, гакыйка корбаны (гарәп. عقيقة — кисү) — бала тугач чалына торган корбан. Корбан итеп ир балалар өчен ике сарык, ә кыз балаларга бер сарык чалына.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Гакыйка» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «кисү» дигәнне аңлата. Сүзнең мәгънәсе корбан чалу вакытында сарыкның муенын кисү белән бәйле. «Гакыйка» дип бала тугач корбан чалынучы малның үзе дә атала. Гарәпләр бу сүз белән еш кына яңа туганның чәчләрен атыйлар. Корбан чалудан тыш, баланың чәче кыркыла һәм шул чәч авырлыгы күләмендәге көмеш кадәр сәдака тапшырыла.[1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исламга кадәрле Гарәбстанда гарәпләр гакыйканы бары тик малайлар туу очрагында гына башкарганнар, ә ислам килү белән бу йола үзгәргән. Гайшә китергән хәдисләрнең берсендә Мөхәммәт пәйгамбәр «малай туса, ике сарык, кыз туса, бер сарык чалырга» куша.[2][3].
Пәйгамбәр үзе оныкларының һәркайсының (Хәсән һәм Хөсәеннең) тууының җиденче көнендә корбан чалган.[4].
Кылу тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гадәттә корбанны бала тугач, җиденчк көндә чалалар. Мал сау-сәламәт, физик кимчелекләрсез булырга тиеш. Вакытында эшләп өлгереп булмаса, малны бала балигълык яшенә җиткәнче теләсә кайсы вакытта чалалар.[4] Сарыктан тыш, башка партояклы хайван (дөя, кәҗә, сыер) чалырга да рөхсәт ителә.
Итнең бер өлеше мохтаҗларга таратыла, калганы барлык теләгән кешеләргә, шул исәптән баланың туганнарына бирелә ала[4].
Хәнәфи мәзһәбендә гакыйка мөбах һәм мөстәхәбб булып санала, калган өч сөнни мәзһзбтә — сөннәт[4]. Гакыйканы Корбан гаете очрагы белән берләштерергә ярамый, алар икесе ике вакытта чалынырга тиеш.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Али-заде А. А. Акика // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — С. 65. — ISBN 978-5-98443-025-8.
- Aubaile-Sallenave, Françoise.<nowiki>ʿAqīqa //Encyclopaedia of Islam, THREE. Brill Online
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гакыйка тәртибе islamdag.ru сайтында
- Каково постановление об акике мальчика? на сайте muslima.lv
- Причины совершения акика на сайте sawab.info
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://halal-barany.ru/article/chto-takoe-gakyika.html. {{subst:бүген}} тикшерелгән.
- ↑ Ибн Маджа. Сунан Ибн Маджа № 3160.
- ↑ Sunan Ibn Majah 3163 - Chapters on Slaughtering - كتاب الذبائح - Sunnah.com - Sayings and Teachings of Prophet Muhammad (صلى الله عليه و سلم).
- 1 2 3 4 Али-заде, 2007
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уразбаева З.Ғ. Башҡортса дини һүҙлек. — Өфө. Матбуғат донъяһы, 2017.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зарезал барана у стен роддома. media.az, 05.02.2019(рус.)
- Азербайджанец, зарезавший барана у стен роддома, извинился. media.az, 06.02.2019(рус.)