Гельминтоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гельминтоз latin yazuında])
Гельминтоз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Никлозамид[d][1], Тиабендазол[d][1], альбендазол[d][2], cambendazole[d][3], emodepside[d][4] һәм disophenol[d][5]
ICD-9-CM 120-129.99[6][7], 128.9[6][7] һәм 128.8[7]
NCI Thesaurus идентификаторы C84751[6]
 Гельминтоз Викиҗыентыкта

Табиблар 90 процентка якын кешедә гельминтлар бар дип исәпли. Шак­ катыра торган күрсәткеч! Бу паразитлардан сакланып буламы соң? Түбәндә шул мәсьәләне карап китәрбез.

Еш кына без гельминтларны (паразит суалчаннарны) йорт хайваннарыннан йоктырабыз. Паразит суалчаннарны йоктырмас өчен, йортта тәрбияләнүче яраткан җәнлекләрегезгә үзегезнең битегезне, авызыгызны яларга рөхсәт итмәгез, алар белән аралашканнан соң кулыгызны юыгыз.

Гельминтлар ашамлык аркылы да йога. Без — һәркайсыбыз куркыныч астында. Мәсәлән, бик күпләр табигый чиста продукт сатып алырга ом­ тыла. Халык, бигрәк тә, кәҗә, сыер сөтен киң куллана. Әгәр терлек шәхси хуҗалыктан булса, ветеринар тикшерүе узмаган сөт аркылы паразит суалчаннарны эләктерергә була.

Тагын игътибар таләп итүчеләр — яшелчә, җиләк-җимешләр. Бигрәк тә чит илләрдән кергәннәре. Кайбер кешеләр мандарин белән бананны юмыйчы да, кабыгыннан чистартып ашарга ярый дип уйлый, һәм юкка: кабыктагы глист күкәйләре организмга керергә мөмкин, бу очракта да паразитны эләктерү озак түгел. Иң куркынычы — җир җиләге, чөнки ул җиргә ятып өлгерә. Хәтерегездә тотыгыз: глист күкәйләре бик чыдам һәм озак яшиләр, шуңа күрә яшелчә, җиләк-җимешләрне бик яхшы итеп юарга кирәк. Аларны кайнар су белән йөгертеп алсаң, тагын да яхшы була. Болай юганнан соң паразитларның күбесе һәлак була.

Аерым игътибар яшел тәмләткечләргә бирелергә тиеш. Менә кайда гельминтларга иркен тормыш. Монда юу өчен кыен урыннар да бар. Орга­ низмны паразитлардан саклау өчен, яшелчәләр җылы эшкәртү узарга тиеш.

Яшел үләнне дөрес юа белергә кирәк. Башта тамырларын кисеп, бәйләмне сүтеп, 15 минутка су салынган савытка салалар. Аннан соң чайкап, кайнар су белән юасы. Тик, белгечләр әйтүенчә, буда әле 100 процент ышаныч бирми.

Киптерелгән һәм ысланган балык та куркынычсыз түгел. Зарарлы балыкны яхшысыннан тышкы яктан аерып булмый. Глист күкәйләре балыкның мускулларында да була. Алар туңдырганда һәм ыслаганда, киптергәндә һәм тозлаганда да бетми. Глистлар балыкларны пешергәндә яки яхшы итеп кыздырганда гына бетәргә мөмкин. Ләкин моны тозланган балык белән эшләп булмый. Шуңа күрә белмәгән урыннардан аны сатып алырга да ярамый. Кытай, япон, вьетнам рестораннарында бирелә торган чи балыктан да глистлар ияртергә була.

Глистларга бигрәк тә дуңгыз, кыргый хайван итләре бай. Аларда еш кына трихинсллалар (паразит йомры суалчан) була. Трихинелла личинкалары организмга эләксә, алар организмда йөри торгач, мускулларда капсулага төренеп туктап кала һәм нәтиҗәдә кеше гомер буе бу паразит белән яшәргә 5 мәҗбүр була. Капсула паразитны термик эшкәртү вакытында да саклап кала ала. Шуңа күрә бу паразит озак яшәргә сәләтле. Моннан нәтиҗә: урамда ашап йөрмәгез, теләсә кайдан ит сатып алмагыз һәм яхшы итеп кыздырылмаган шашлык ашамагыз. Сәяхәт итәргә яратучы кешеләр чит илләрдән экзотик глистларны йок­ тырып кайта. Әгәр ул якларга җыенасыз икән, аннан кайту белән дәвалану чараларын күрегез.

Глистлар нәрсәсе белән куркыныч? Иң күп таралганнары — аскаридалар.

Аскарида бер тәүлеккә 200 мең күкәй сала. Балаларда бик еш бабасыр (острица) була. Бу—түгәрәк суалчаннар. Әгәр бала төнлә тынычсызланса, оча арасын кашыса, бабасыр турында уйларга кирәк, чөнки алар төнлә тышкы якка чыгарга мөмкин.

Гельминтлар күп кешеләрдә булса да, аларның булуын ниндидер бер билге буенча гына белү авыр: бар кешенең дә башы авыртырга мөмкин, хәлсезлек, аллергия булуы бар. Яхшы аппетит белән ашап та, авырлык артмау шулай ) ук гельминтларга бәйле булырга мөмкин. Агулану нәтиҗәсендә организм ашаган ризыкны үзләштереп бетерә алмый.

Ләкин, кычыту һәм хәлсезлек кебек билгеләр—әле башы гына. Мәсәлән, кайвакыт аскаридалар бәйләме эчәкнең үткәрмәүчәнлегенә китерә. Төрле -авыруларга башлангыч биреп, личинкалар үпкәгә, күзгә, мускулларга кереп урнашалар. Паразитларның тормыш эшчәнлеге бөтен организмга таралып, көчле аллергиягә китерергә мөмкин. Сирәгрәк тасма суалчаннар да очрый. Бу очракта, озакка сузмыйча, табибка бару зарур.

Тизәк анализы бар мәгълүматны бирмәсә дә, аны ясатырга кирәк. Хәзер глистларга кан анализы тапшырып, антитәнчекләр барлыгын белә алалар.

Әгәр антитәнчекләр табылса, дәваланыгыз. Сезгә диагноз куелмаган булса да, үзегезне начар хис итсәгез, шикләнсәгез — һәр паразитны табу өчен, тикшеренергә кирәк.

Ничек дәваланырга? Аскарида тәүлегенә 200 күкәй салганлыктан, бер тапкыр дару эчеп кенә дәваланып булмый. Балаларның гельминтларын куып чыгару җәйге каникулдан соң башкарыла. Дәвалануда гаиләдәге бар кеше дә катнашырга тиеш. Паразитлардан бөтенләй котылу өчен комплекслы чаралар уздыру зарур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]