Гипергидроз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гипергидроз latin yazuında])
Гипергидроз
Сурәт
Дәвалануда кулланыла торган дару Гиосциамин[d][1] һәм aluminum chlorohydrex propylene glycol[d][1]
ICPC 2 идентификаторы A09
NCI Thesaurus идентификаторы C78345
 Гипергидроз Викиҗыентыкта

Гипергидроз — артык тирләү, тирләүчәнлек ул. Тир бүлеп чыгару орга­ низмның мөһим функциясе булып санала. Ул организмны туңудан һәм кызып китүдән саклый. Тир белән организмнан артык сыеклык, су-тоз алмашы продуктлары, токсиннар бүленеп чыга. Әгәр тир бик көчле бүленеп чыга башласа, бу халәт дөрестән дә бик күңелле түгел. Ул очракта без патологик халәт — гипергидрозны күз алдында тотарга тиеш.

Бу бәла төрле сәбәпләрдән барлыкка килә. Мәсәлән, эндокрин яки йогышлы авырулар нәтиҗәсендә. Нерв системасының аерым үзенчәлекләре, аның зарарлануы да бу хәлгә китерергә мөмкин.

Физиологик гипергидроз дип аталган халәт эмоциональ һәм физик киеренкелеккә бәйләнгән. Әйтик, борчылырга һәм стресс кичерергә туры килде, ди. Канда глюкозаның кимүе, вегетатив-тамырдистониясе, климакс, ревматизм, шикәр диабеты, туберкулез, бруцеллез, бизгәк (малярия), шеш авырулары, инсульт, генетик тайпылыш гипергидрозга китерергә 1 мөмкин. Менә шуның өчен озакка сузмый табибларга күренергә кирәк.

Табиб гипергидрозның төп сәбәбен ачыклап, дәвалау мәсьәләсендә карар кылырга тиеш.

Тирнең артык бүленеп чыгуына дару препаратларының дозасы (инсулин, аспирин, морфин төркемендәге анальгетиклар һәм промедол, күңел болгануга каршы чаралар) артык булу да китерергә мөмкин. Шулай ук шоколад, каһвә, чәй белән артык мавыгу, тар резин аяк киеме, синтетикадан 1 тегелгән өс киемнәрен кию нык тирләүгә китерә.

Гипергидрозны өч дәрәҗәгә аералар: җиңел, уртача һәм авыр. Гомуми тирләүдән башка, урынлы гипергидроз булуы күзәтелә. Бу вакыт гәүдәнең ; аерым өлешләре — маңгай, култык аслары, уч төпләре, табаннар, терсәк һәм тез бөгелә торган урыннарның көчле тирләү очраклары бар.

Көчле тирләү кешене борчылырга да мәҗбүр итә, чөнки ул тирә-яктагыларга күңелгә ятышсыз тойгы китергәнлеген аңлый. Нәтиҗәдә, тагын да ' көчлерәк борчылып, тирли башлый. Шуның өчен бу, медицина проблемасы гына булмыйча, җитди социаль, психологик проблема булып та тора.

Гипергидроз булганда, гигиена кагыйдәләрен саклау зур әһәмияткә ия. Әгәр тирләгән урыннарны чиста тотмасаң, моның салкын тиюгә, үлекле авыруларга, гөмбә авыруларына китерүе бар. Инфекция ярсыган тиренең өске катламы аша организмга үтеп кереп, төрле катлаулануларга китерергә мөмкин.

Көн дә контрастлы душ кабул итү турында да онытмагыз. Ул гигиена өчен генә файдалы түгел, нерв системасын ныгытырга да ярдәм итә.

Бу халәтне җиңәр өчен, кайвакыт хирургик ысуллар кулланырга, инъек­ цияләр, махсус препаратлар белән дә дәваларга туры килә. Ләкин артык тирләүне традицион булмаган ысуллар белән дә җиңәргә була. Шуның өчен психологик алымнар һәм физиотерапия, медикаментлар белән дәвалау еш кулланыла. Нерв системасы ярсучан булганда, тынычландыра торган сукыр кычыткан, песи үләне тамырларыннан ясалган төнәтмәләр куллану зарур.

Гипергидрозны дәвалауда лазер да кулланалар, аның җылылык энер­ гиясе тир бизе күзәнәкләрен томаларга ярдәм итә. Шулай ук энәләр кадап дәвалау, халык чаралары нәтиҗәле санала. Мәсәлән, бу халәттән интеккән кешеләргә дару ромашкасы һәм имән кайрысы төнәтмәсеннән ясалган ванналар кабул итү файдалы. Моның өчен 1 литр суга 100 г имән кайрысы һәм 6 аш кашыгы вакланган дару ромашкасы чәчәген салырга кирәк (аларны даруханәдән дә алырга була). Катнашманы сүрән генә утта 20 минут тотарга, аннан соң суытып, бераз гына нашатырь спирты яки сода өстәргә кирәк. Кул-аякларны тирләүдән дәвалау өчен, мондый ванналарны бер ай кулланырга кирәк.

Артык тирләүгә каршы тагын бер сыналган чараны тәкъдим итәргә була: 1 стакан кайнар суда 1 чәй кашыгы имән кайрысын пешерергә һәм аңа 1 лимон согы өстәргә. Шушы катнашманы проблемалы урыннарга берничә тапкыр сөртергә кирәк. Лимон белән имән кайрысы тир бизләренең секрециясен киметә. Уч төбенә һәм аяк табанына үсемлек маена (көнбагыш, зәйтүн майлары) имән кайрысы порошогын кушып, төнгә каршы сыларга һәм киҗе-мамык оекбаш, ә кулларга махсус киндер пирчәткә киеп йокларга ятарга була. Иртән аяк-кулларны салкынча су белән юып, балалар присыпкасын сибәргә ярый. Йокларга ятар алдыннан бераз гына шикәр комын йә бәрәңге крахмалын оекбаш эченә салырга мөмкин. Мондый дәвалану вакытында аяк-кулларны салкынча су белән генә юарга кирәк.

Тагын бер рецепт. Иртән табаннарга бор кислотасы порошогы сөртергә мөмкин. Аны бармак араларына, табаннарга җентекләп, яхшы итеп ышкыгач, оекбашлар киеп йөрергә, кичен аякларны җылы су белән юып ятарга. Мондый дәвалану курсы 2-3 атна дәвам итә.

Бик көчле тирли торган урыннарга 1-2 процентлы аш серкәсе кислотасын сөртергә ярый. Организмны ныгыта торган чаралар: тимер препаратлары, кальций, фосфор, поливитаминнар, песи үләне, дару үсемлекләре төнәт­ мәләре, мәсәлән, лимон бөтнеге, шалфей (көненә яртышар стакан) кабул итү файдалы. Бик эссе вакытларда өс киемнәрегез мамык тукымалардан тегелгән булырга тиеш.

Туклануга игътибар итегез. Эссе вакытта бик тозлы ризыклардан баш тартыгыз. Тәмләткечләрдән дә бераз тыелу яхшырак, чөнки алардагы әче матдәләр тир белән бизләр аркылы бүленеп чыгып, тирене ялкынсындырырга мөмкин. Тирнең артык бүленеп чыгуына алкоголь дә сәбәпче булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]