Гиперлипидемия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гиперлипидемия latin yazuında])
Гиперлипидемия
Саклык белгечлеге Эндокринология
ICD-9-CM 272.4[1]
 Гиперлипидемия Викиҗыентыкта

Кайвакыт табиблар авыруларны, бигрәк тә олы яшьтәгеләрне, канда хо­ лестерин күләмен тикшертү өчен, лабораториягә җибәрәләр. Бу нигә кирәк? Бик майлы, составында липидлар, холестерин күп ашамлыклар белән тук­ ланган кешеләрнең артериаль кан тамырлары стенкаларында липидлы—хо­ лестеринлы яссы төерләр ясала. Вакыт узу белән, бу төерләр үсеп, кан тамыр­ лары тишеменең тараюына, кайбер очракларда бөтенләй ябылуына китерә.

Үз чиратында бу хәл кан йөреше начарлану, атеросклероз, бик куркыныч авырулар — миокард инфаркты, баш мие кан йөреше бозылу (инсульт) сәбәбе булып тора.

Дөрес туклану канда холестеринны киметергә ярдәм итә һәм атеросклероз авыруының үсешен акрынайтырга булыша. Шулай ук инфаркт, инсульт авырулары барлыкка килү мөмкинлеген киметә. Бу кешеләрнең кан тамырлары озак вакыт буена чиста һәм таза булып кала, андый кешеләр үзләрен озак еллар яшь хис итә.

Каннарында холестерин күп булган, киләчәктә атеросклероз авыруы куркынычы янаган кешеләргә 12 төп кагыйдәне үтәү мөһим. 1. Көн буена 20 төрле ризыктан файдаланырга тырышыгыз. Сез орга­ низмыгызны барлык кирәкле матдәләр белән тәэмин итәрсез. 2. Итне балыкка, тавык итенә, кузаклы (фасоль, ясмык, борчак) үсем­ лекләргә алыштырыгыз. Итләрнең симез булмаганнарын гына ашарга тырышыгыз, иттән күренеп торган майларны, ә тавык итеннән тиресен алыгыз. Ит, балык, тавык итләренең әзер порциясе 90-100 граммнан артырга тиеш түгел, ә сыер, сарык, итләрен атнага ике тапкырдан ар­ тык ашарга киңәш ителми. Казылык, сосиска, ысланган ризыкларны, гамбургерларны, хот-догны, паштетны, чипсыларны ашау рационыннан бөтенләй чыгарырга тырышыгыз. 3. Өстәл әзерләгәндә, үсемлек майлары кулланыгыз: көненә 2 аш кашыгы кукуруз, көнбагыш, зәйтүн, соя майлары куллану яхшы. Маргаринның «җиңел» сортлысына өстенлек бирергә тырышыгыз. 4. Йомырка сарысын куллануны чикләгез. Атна дәвамында 2-3 данәдән арттырмагыз (бу очракта ашарга әзерләнгәндә кулланылганын да исәпләгез). Бавыр, бөер, ми кебек ашамлыкларны азайтырга тәкъдим ителә. 5. Татлы ашамлыкларны, туңдырма, пломбирны, каймаклы ризыкларны киметсәгез, начар булмас. 6. Сөтле ризыкларны күбрәк кулланыгыз. Йогырт, 1 % лы кефир, эремчек, 0-4 % лы сырлар, майсыз сөтле ризыклар файдалы. 7. Авырлыгыгызны үлчәп торыгыз. 8. Күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга тырышыгыз. Бәрәңгене исәпләмәгәндә, аларны көненә 400 г га якын ашарга кирәк. Яшелчәләрдә һәм җимешләрдә С, В группасы витаминнары, төрле минераллар: магний, калий, кальций һәм организмнан холестеринны чыгара торган клетчатка бар. Яшелчә салатларын үсемлек майлары белән ясарга тырышыгыз. 9. Боткалар һәм тупас итеп тарттырылган оннан пешерелгән икмәк (атланмайсыз әзерләнгән) рационда даими булсын. Боткалар белән бергә әстерхан чикләвеге, миндаль (бадәм), кәстәнә (каштан), кипкән җиләк-җимешләр ашау файдалы. 10. Рационыгызга диңгез ашамлыкларын: мидия, диңгез таракчыклары, моллюсклар (креветкалар киңәш ителми), диңгез кәбестәсе кертергә кирәк. 11. Ризыкларны күбрәк парда пешерергә тырышыгыз. Пешергәндә тоз, терлек майларын, шикәрне азрак салырга киңәш ителә. 12. Эчемлекләрдән яшел чәй файдалырак. Тәүлегенә 20 мл дан артык этил спирты эчәргә ярамый (40 мл аракы, йә 150 мл шәраб яки 330 мл сыра ирләр өчен, ә хатын-кызларга шуларның яртысы гына). Йөрәк авырулары белән интеккән кешеләргә (аритмия, югары кан басымы, стенокардия) спиртлы эчемлекләр куллану чикләнә, кайчакта бөтенләй тыела.

Холестеринны борынгы рецептлар белән киметеп була. Шуларның берничәсен түбәндә тәкъдим итәбез. * Тузганак (одуванчик) тамырларын киптергәч, порошокка әйләндерергә кирәк. Аны 6 ай буе 1 әр балкашык күләмендә ашар алдыннан кабып куярга киңәш ителә. ) * Юкә чәчәкләрен каһвәтарткыч аркылы чыгарырга. 1 ай буе көнгә 3 тапкыр 1 әр балкашык кабул итегез. * 4 % лы прополис эремәсен 30 мл суга 7 тамчы тамызыгыз. Көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала эчегез. * Вак итеп туралган сельдерей сабакларын берничә минутка кайнап торган суга салыгыз. Судан алып, аз гына тоз, шикәр, көнҗет (кунжут) орлыклары сибегез. Тәменә карап зәйтүн яки көнбагыш мае өстәгез. Бик тәмле ризык—теләгән вакытыгызда ашагыз. Игътибар! Кан басымы түбән кешеләргә сельдерейны еш ашау киңәш ителми. * Ярты литр кайнар суга 2 аш кашыгы вакланган төче тамыр (солодка) салырга кирәк. 10 минут сүрән утта кайнатыгыз, суынгач сөзегез. Төнәтмәне 3 атна буе көненә 4 тапкыр, ашаганнан соң, 1/3 аш кашыгы эчәргә. 1 ай ял иткәч, дәвалануны кабатлагыз. «Начар» холестеринга каршы көрәштә тәмләткечләрне дә, бигрәк тә имбирне кулланырга була. Аны бөтен килеш йә төеп, иткә, дөгегә, ит шулпасына салырга мөмкин. Имбир чәе дә файдалы. Аның өчен 5 см озын­ лыктагы имбир тамырын чистартып, юка-юка гына итеп турарга. 1 литр су остәп, кайнап чыкканчы утта тотарга. Бу катнашманы 4 аш кашыгы : яшел чәйгә йә үлән чәенә өстәп, 3 минут төнәтергә. Сөзгәннән соң, тәменә карап бал һәм лимон согы өстәргә ярый.

Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасының тәкъдиме буенча, сәламәт кешеләрнең организмына тәүлегенә ашамлык белән холестерин 300 мг нан, * ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә 200 мг нан кимрәк керергә тиеш.

Составында холестерин күп булган кайбер ашамлыкларны искәртеп үтәбез: 100 г бөердә — 1126 мг холестерин, 100 г бавырда — 438 мг, 100 г жилендә — 360 мг, 100 г консервланган тәрәч балыгы бавырында — 746 мг, 100 г балык уылдыгында (кара, кызыл) — 300 мг, 100 г тавык бүтәкәсендә — 212 мг, йомырка сарысында — 202 мг, 30 % майлылыктагы ярты стакан каймакта — 91 мг, 100 г 18 % лы майлы эремчектә — 57 мг, >, 100 г креветкаларда —150 мг, 100 г пешкән сыер итендә — 94 мг, 100 г сарык итендә — 98 мг, 100 г йорт куяны итендә — 90 мг, 100 г пешереп ысланган казылыкта — 90 мг холестерин бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.