Гипофиз аденомасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гипофиз аденомасы latin yazuında])
Гипофиз аденомасы
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология, Эндокринология, неврология[1] һәм нейрохирургия[d]
Таралганлык 0,000757[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C3329[3] һәм C3329[4]
 Гипофиз аденомасы Викиҗыентыкта

Клиник күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хромофоб аденома — нейроофтальмологик симптоматикага китергән иң таралган беренчел баш эчендәге шеш. Гадәттә аларны эндокринологлар ачыклауга карамастан, гормон эшләп чыгармаган шешләр белән авырулар башта офтальмологка мөрәҗәгать итә ала.

1. Урта яшьтәге кешеләрдә түбәндәге симптомнар белән билгеләнә:

а) баш авыртуы ияр диафрагмасының авыртуга сизгер җепселләренең ярсытуы өчен көчле була ала. Шеш өскә үскән саен диафрагма аша үтеп чыккач, баш авыртуы туктала ала. Баш авырту — үзенчәлекле билге түгел, ул югары баш басымындагы авыртудан аерыла, шуңа күрә эндокринологик какшаулар булмаганда диагнозны соң куялар;

б) күрү какшаулары гадәттә бик әкрен башлана. Авыру какшаулар шактый булганчы, аларга игътибар бирмәскә мөмкин, шуңа күрә үзенчәлекле булмаган баш авыртуы яки эндокринологик какшаулар белән барлык авыруларга күрү сәләтен тикшерергә кирәк.

2. Күрү кыры кимчелекләре гипоталамус һәм хиазма белән үзара анатомик бәйләнештән гыйбарәт.

• Хиазма үзәктә урнашса, башта кырның өске чигә ике квадрант үзгәрә, шеш өскә үскән саен кисешкән аскы борын җепселләрен кысып, алгы хиазмаль почмакны киңәйтә (рәс. 21.28).

• Аннары кимчелек аскы чигә квадрантларга тарала. Шеш гадәттә тәңгәл үсми, шуңа күрә күрү кырларының үзгәрү дәрәҗәләре ике якта төрле.

• Авырулар макуляр җепселләр кысылып үзәк күрү үзгәргәнчегә кадәр табибка мөрәҗәгать итмәскә мөмкин. Чагылган күрү кырлары үзгәрешләре белән күзнең күрү үткенлеге шактый кими. NB Күрү кырында кимчелекләр булмау гипофиз шешен төшереп калдырмый, чөнки төрек ияре белән чикләнгән шешләр гадәттә күрү какшауларына китерми. Ацидофиль аденомалар хромофоб кебек үк ияр чигеннән еш таралмый, ә базофиль аденомалар гадәттә күләме буенча кечкенә һәм хиазманы сирәк кыса.

3. Битемпораль кимчелекләрнең дифференциаль диагностикасына өске кабаклар дерматохалазисы, дискларның кыек керүе, күрү нервы колобомалары, назаль ретиношизис, назаль тутлы ретинит һәм функциональ күрү какшаулары.

4. Күрү кырының бер ягыннан асма урта сызым буенча төснең куелыгы кимү— бу хиазма кысылуның башлангыч билгесе, аны мидриацил флаконының кызыл капкачы белән ачыкларга бик җиңел.

• Һәр күзне аерым тикшерәләр. Авыруга әйберне күрү кырының борын ягыннан чигә ягына күчергәндә төсне һәм аның киеренкелеген чагыштырырга кушалар.

• Башка ысул: бер үк вакытта бер үк кызыл төстәге әйберләрне күрү кырының тәңгәл борын һәм чигә ягында күрсәтәләр һәм авыруга ул әйберләрне чагыштырырга кушалар.

• Сынауны үткәргәндә авыру чигә ягыннан санны төшереп калдырырга мөмкин.

5. Күрү нервы атрофиясен күрү кыры кимчелекләренә китергән гипофиз зарарлануларның якынча 50% очрагында күзәтәләр. Авырулар периферия белән чагыштырганда ешрак үзәк күрү бозылуын (мәсәлән, укыганда) билгелиләр, шуңа күрә билгесез бер яклы үзәк күрү бозылганда ике күзнең дә күрү кырын җентекләп тикшерергә кирәк.

Күрү нервы атрофиясендә дәвалаудан соң күрү кайту фаразы сак була. Нерв җепселләре югалтуы назаль челтәркатлау (фовеоладан назальрәк) белән чикләнсә, дискның борын һәм чигә өлешләре генә зарарланачак, бу сыр сыман яки «күбәләк галстугы» кебек атрофиягә китерәчәк.

6. Башка симптомнар. Диплопия шешнең латераль каверноз синуска таралуы һәм күз йөртүче нервларны җәлеп итү нәтиҗәсе, сирәгрәк — кайтма-китмә Меддокс нистагмы.

7. Гипофиз апоплексиясе — гипофизның шеше тиз үскәндә, еш кан савганнан соң барлыкка килгән сирәк халәт:

а)көчле баш авыртуы, күрү югалту һәм фотофобия белән билгеләнә;

б) билгеләренә офтальмоплегия, өч тармаклы нервның беренче һәм икенче тармагы иннервациясе буенча сизгерлек кимү һәм төрле дәрәҗәдә күрү начарлану керә;

в) дәвалауны системалы стероидлар белән башкаралар; кайвакыт сукырлыкны һәм башка неврологик өзлегүләрне булдырмау өчен хирургик катнашуны башкаралар.

Махсус тикшерүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. МРТ күләмле ясалу һәм хиазма арасындагы бәйләнешне күрсәтә. Оптималь тикшеренү хиазма һәм күрү нервлары аша гадолиний керткәнче һәм аннан соң нечкә таҗ, күчәрле һәм урталай кисемнәрдән тора. Таҗ кисемнәре ияр эчен яхшырак күрсәтә. Гипофиз аденомалары гадәттә Т1-эленмә томограммаларда гипоинтенсив, Т2-эленмә томограммаларда гиперинтенсив һәм катнаш төзелешне тапканда гадолиний белән шактый көчәя (рәс. 21.29). Барышның динамика идарәсе өчен кабат МРТ үткәрү куркынычсыз, чөнки радиациянең ионизацион куркынычлыгы юк.

2. КТ төрек ияренең киңәюен яки эрозиясен ачыклый.

3. Эндокринологик тикшеренүләр һәр авыруның клиник күренеш үзенчәлекләрен исәпләргә тиеш. Гипофиз аденомасы шиге белән барлык авыруларга сүл пролактины, ФЭГ, ТТГ һәм үсү гормоны дәрәҗәсен тикшерергә кирәк. Кайбер очракларда инсулинлы стресс-сынавын үткәрергә кирәк. Зур аденома, күрү кыры кимчелеге һәм чагылган гипогликемия җавабы белән авыруларда гипофиз апоплексия үсешенең югары куркынычлыгы бар.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтен шешләр дәвалауны таләп итми. Очраклы ачыкланган һәм симптомсыз шешләрдә җентекләп тикшерү җитә.

1. Пролактин бүлеп чыгаручы шешнең кимүенә китерүче фармакотерапиягә допамин агонистларны, шулардан каберголин яки бромокриптин куллану керә. Күрү кырының шактый кимчелеге белән авыруларга ашыгыч пролактин дәрәҗәсен билгеләргә кирәк һәм ул югары булса, дәвалауны мөмкин булганча иртәрәк башларга кирәк. Күрү мөмкинлекләре берничә сәгать эчендә яхшыра ала. Эндокрин системасы ягыннан үзгәрешләр барлыкка килә: галакторея туктый, либидо арта, менструация кире башлана.

2. Хирургик дәвалау

а) дәлилләргә җитди кысылуга китергән массив ясалулар, фармако- һәм радиотерапиянең нәтиҗәсезлеге керә;

б) ысулы. Гипофизэктомияне ешрак транссфеноидаль юл белән ирен астындагы өске урт аша үткәрәләр. Кайвакыт ияр диафрагмасы өстендәге тукымаларны алу өчен транссфеноидаль гипофизэктомия һәм крониотомия үткәрәләр;

в) күрү мөмкинлекләре кайту өч фазада бара:

- тиз фазасы (беренче атна дәвамында) кайбер очракларда күрү кырлары гадәтигә кайта;

- әкрен фаза (1-4 ай дәвамында) — аеруча сизелгән яхшырулар чоры;

- соңгы фаза (6 айдан алып 3 елга кадәр) — уртача яхшырулар чоры.

3. Радиотерапияне өстәмә манипуляция буларак шешне тулысынча кисеп алмаганда еш башкаралар. Кайбер очракларда аны төп дәвалау буларак үткәрәләр. Радиотерапия гадәттә киләчәк үсешкә каршы нәтиҗәле һәм гормоннарның аномаль бүлеп чыгаруын нәтиҗәле идарә итә.

4. Гамма-скальпель белән стереотаксик радиотерапия — тирә-яктагы тукымаларга бераз нурландыру белән тупланылган радиация дозасын шешкә үткәрүдән торган чагыштырмача яңа ысул. Бу ысул күрү нервы янында ук урнашкан аденомаларны дәвалаганда яки каверноз синус җәлеп ителгәндә аеруча әһәмиятле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.