Горчак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Горчак latin yazuında])
Горчак
Сурәт
Кыскача исем R. sericeus
Халыкара фәнни исем Rhodeus sericeus Pall., 1776[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Горчаки[d][1]
Таксонның халык атамасы Bitterling[2], bittervoorn[3], bouvière[3], bitterling[3] һәм Bitterling, Bitterfische[3]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][4]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
 Горчак Викиҗыентыкта

Горча́к (лат.  Rhodeus sericeus) — карплылар семьялыгына керүче балык. Европа һәм Азия елгаларында таралган. ТРда Куйбышев сусаклагычында очрый. Әкрен агымлы һәм агымсыз елгаларның тугайлы, суүсемнәр белән капланган өлешләрендә яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 10 см, ян-яктан кысылып, эре тәңкәләр белән капланган. Сыртындагы йөзгече 8-10 тармаклы нурлардан тора. Башлыча, суүсемнәр белән туклана. Яшәвенең икенче елында җенси яктан өлгереп җитә, уылдык чәчү язгы-җәйге айларга туры килә. Шул вакытка ана балыкларның уылдык салгычы үсә (кайчакта гәүдә озынлыгын да узып китә), аның ярдәмендә ике кабырчыклы эре моллюскларның мантия куышлыгына уылдык бөртекләрен сала. Уылдык бөртекләренең 300 гә якыны үрчемле. Кәсепчелек өчен әһәмияте юк, аквариумнарда тотыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. Кызыл китап — 1964.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Бельгийский список видов
  4. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.