Гыйлем менеджменты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйлем менеджменты latin yazuında])
Гыйлем менеджменты
Схематик иллюстрациясе
 Гыйлем менеджменты Викиҗыентыкта

Гыйлем менеджменты оешмаларда файдалы чишелешләрне һәм тәҗрибәләрне табу, тудыру, тасвирлау, тарату һәм кабул ителүгә мөмкинлекләр булдыру белән бәйле стратегияләр һәм практикалар, һәм алар белән идарә итү белем өлкәсе. Шундый чишелешләр һәм тәҗрибәләр шәхси гыйлем, оешмаларда исәбизнес процесс яки практикалар килешендә урын алган белемне булдыра.

1991 елдан укыту дисциплиналары рәтенә кергән гыйлем менеджменты укыту программасына бизнес идарә, мәгълүмати системалар, менеджмент, китапханәчелек һәм мәгълүмәти фәннәр Калып:Harv өлкәләреннән дәресләр керә. Сыңгы арада, ГМ тикшеренүләрендә башка фән кырлары да үз өлешен кертә башлады, аеруча "мәгълүмат һәм медиа", санакчылык, җәмгыяви саләмәтлек һәм җәмгыяви сәясәт.

Күп зур ширкәтләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар эчке ГМ эшчәнлегенә махсус ресурсларын билгелиләр, еш үзләренең бизнес стратегия, мәгълүмати технология, яки кеше ресурслары менеджменты департаментлары чикләрендә Калып:Harv. Дөньяда ГМ өлкәсендә бу оешмаларга киңәш бирүче берничә консалтинг ширкәте эшли.

Гыйлем менеджмент эшчәнлеге гадәттә оешмаларның максатлары булган күрсәткечләрен үстерү, көндәшлек өстенлекләрен булдыру һәм көчләтү, инновацияләр, өйрәнелгән сабакларны оешма буенча тарату, оешма эче интеграция һәм туктаусыз камилләштерү өлкәләрендәге процессларына тәэсир итү өчен кулланыла. ГМ эшчәнлеге кайбер мәсьәләләрдә оешмави өйрәнү каплаган өлкәләргә дә керә, һәм соңгысыннан үзенең күбрәк гыйлемне стратегик актив буларак куллану һәм аны тарату юлларына басымы белән аерыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

en:Knowledge Management

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]