Гөлсинә Сәлахова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлсинә Сәлахова latin yazuında])

Гомере буе укыган кыз

... 1957 нче елның август ае.  Казан педагогика институтының кабул итү комиссиясе белдерүләре эленә торган такта янына абитуриентлар җыелган. Үзләренең фамилияләрен табып, куллар кысышалар, йөзләренә куаныч нурлары чыга. Араларында чем кара чәч толымнарын җилкәсенә салындырган, башкаларныкына караганда озынрак атлас күлмәк кигән бер авыл кызы бар. Ул исемлекне берничә мәртәбә күзе белән тикшереп чыкса да, сикерергә, шатланырга ашыкмый. Аның кап-кара күзләре дә, сипкелле бите дә елмаерга җыенмый, моңсу, еларга җитешкәндәй карыйлар. Исемлектә ул юк.  Ләкин Гөлсинәнең авылга кире кайтасы килми. 
  Кая барырга? Укырга кереп булмады, кире авылга юл юк. Шулай озак кына уйлана торгач, сентябрь аеның бер  көнендә Гөлсинә  Сәлахова җитен комбинаты булсагасын атлап керә. Менә нинди була икән ул производство! Зур-зур цехлар, идәннән түшәмгә җитә язган биек, зур станоклар, машиналар... Адашып калырсың.  Гөлсинәне дә шундыйрак бер машина янына алып киләләр. Машина биек, ә Гөлсинәнең аңа буе да җитми. Ләкин сер бирергә дә ярамый. Ничек булса да сынатмаска кирәк. Аяк астына такталар салып булса да, буй мәсьәләсе хәл ителә. Гөлсинә  гади эшче булып китә. Ләкин уку бер генә көн дә исеннән, хәтереннән чыкмый, китап-дәфтәр, кәгазь - карандаш кулыннан төшми. Киләчәктә ничек булса да укырга керергә кирәк. Ул укырга тиеш. Шуңа күрә икенче елны  укырга керергә барганда, керә алмау турында бөтенләй уйламый да. Бу юлы үзенә  ышаныч бик зур һәм нык була.  Аңа эшләп укырга киңәш итәләр.  1958  елны Гөлсинә Сәлахова университетның туфрак - биология факультетында читтән торып укый башлый. Дүртенче курста укыганда кафедра мөдире Гөлсинәне чакырып ала да: “Иптәш Сәлахова, контроль эшегез дә әйбәт, кызыклы фикерләр бар. Менә сезгә бер задание бирмәкче булабыз. Кукурузның өч сортын серкәләндерүне чагыштыру юлы белән өйрәнегез һәм ул сезнең курс эше булыр,” - ди.  Өем-өем китаплар актарырга, үсентеләрне тишелеп чыкканнан алып өлгергәнчегә кадәр күзәтергә, өйрәнергә, материал тупларга туры килә аңа.
    Ноябрь урталарында университетның конференцияләр залында көндез укый торган студентлар, фәнни хезмәткәрләр, танылган галимнәр җыела. Мөнбәр артында читтән торып укучы, җитен комбинаты эшчесе, Буа районының Аксу авылы крестьяны  Бәдретдин абзый кызы Гөлсинә Сәлахова доклад ясый. Зал тыңлый. Өч төр кукурузның эмбриологик үсешен тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан тәҗрибә участогында чыгарылган гибрид “Татарстан-10” безнең табигый шартлар өчен иң яхшы һәм киләчәктә чыгарылачак яңа төрләр өчен нигез ролен үтәүче сорт икәнлеге исбат ителә. Зал кул чаба. Ә алдарак утырган галимнәрнең берсе: “Бу курс эше генә түгел, фәнни хезмәткә якын нәрсә” дип, куен дәфтәренә язып куя.
     Курс эше җитәкчесе Нина Гавриловна кул кысып-нитеп тормый, җитди генә Гөлсинә күзләренә карап ала да ике-өч көннән янына керергә куша.
   Өч көн үткәч, Гөлсинә, кыяр-кыймас кына ишекне шакып, Нина Гавриловна  яныны керә. “Гульсина, - дип башлый ул сүзен, - без сине кафедрага эшкә алырга булдык, лаборант итеп.”
    Шулай итеп Гөлсинә Сәлахова инде бөтенләй ияләшеп беткән иптәшләрен, тимер дусты- станогын, тузанлы җитен, сүс өемнәрен, өч сменалы авыр эшен, күңелле  тулай торак маҗараларын, иптәш кызларын калдырып, университетка килә, фән кочагына чума.  Һәрвакыт шат күңелле, уен-көлке яратучан, җор телле, тапкыр сүзле, Кильдураз урта мәктәбен тәмамлаган авыл кызы Гөлсинә фәннән башка нәрсәне белмәгән һәм белергә  теләмәгән яңа коллективта да ихтирам казана.     1963 елны университет дипломы алгач, Гөлсинә Сәлаховага аспирантурага керергә тәкъдим итәләр. Конкурста катнашыр өчен тема бирәләр. Бер елдан соң университет нәшриятында басылган җыентыкта аның беренче фәнни мәкаләсе чыга, бер фәнни хезмәттә  мәкаләсеннән өзек китерәләр. Тора-бара Гөлсинә Сәлахова Мәскәүдә , Ленинградта, Киевта, Новосибирскида, Ташкентта, Кишиневта һ.б. шәһәрләрдә фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашып, уңышлы гына чыгышлар ясый. Киевка баргач, конференция президиумы рәисе В. Поддубная-Арнольди аңа кичекмәстән диссертация якларга киңәш бирә. Һәм Гөлсинә Сәлахова Кишинев каласында биология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Бераздан университет каршында оештырылган “Ботаника бакчасы” дип аталган фәнни-тикшеренү институтында фәнни  хезмәткәр булып эшли башлый. Анда лаборатория оештыра һәм аның җитәкчесенә әйләнә. Ленинградта һәм Венгриядә уздырылган халыкара симпозиумнарда катнаша. Кырыктан артык фәнни мәкаләләре басыла. Шулардан кайберләре Мәскәүдә һәм Ленинградта басылган фундаменталь белешмәләргә кертелә.
   Пенсия яшенә җиткәч тә җиде ел эшли әле ул. Эштән үзе сорап китә. Ә туган авылында аңа “гомере буе укыган кыз” дигән исем кушалар. Аксу авылы тарихында ул - беренче һәм бердәнбер фәннәр кандидаты.
    Тагын шунысы да бар: ул республикабызның вакытлы матбугаты эшчәнлегендә бик актив катнашып килә. Кайчандыр өч фәннән имтиханнарны “бишле”гә биреп, рус теле язмадан “ике”ле алып педагогия институтына керми калган Гөлсинә  русча да бик әйбәт яза, “Казанские ведомости” газетасының шимбә кушымтасында аның үз мөнбәре булдырыла.
    Китапханәләрдә, архивларда, музейларда казынып, төпченеп, фәнни хезмәтләр яза-яза, Гөлсинә  журналистика фәненең дә асылына төшенә башлаган, остарган, “Шәһри Казан” газетасының  “Илһамият” кушымтасын бик яратып укый, үзе дә көннең кадагына суга торган җитди чыгышларын бастыра.  
    Күптән түгел генә Буа районының бөек шәхесләренә багышланган зур тарихи хезмәт - “Буа энциклопедиясе” дөнья күрде һәм аны тәкъдир итү булды. Бу китапта нәкъ менә матур эшләре белән илебез тарихын язган, үзләренең исемнәре дә киләчәк буынга танылырга тиешле бөек шәхесләребез турында материаллар урын алган. Алар арасында, гади Аксу авылыннан чыгып, дөньякүләм танылган мәшһүр галим - Сәлахова Гөлсинә дә бар.