Депозит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Депозит latin yazuında])

Депозит - кредит оешмаларына яки саклык банкларына вакытлыча саклауга тапшыпылган акчалар (кертемнәр), кыйммәтле кәгазьләр һәм бүтән хәзинәләр. Депозитның түбәндәге төрләре аеруча кулланыла:

  1. саклык банкларына салынган вакытлы һәм вакыты күрсәтелмәгән кертемнәр (вкладлар);
  2. кредит оешмаларына сакларга бирелгән кыйммәтле кәгазьләр (акцияләр, облигицияләр);
  3. таможня пошлиналарын һәм җыемнарын түләүне тәэмин итү өчен таможня оешмаларына тапшырылучы кертемнәр;
  4. дәгъваны тәэмин итү өчен суд һәм административ оешмаларга бирелгән акчалата кертемнәр.

Бу эшләр белән бәйле гамәлләр депозитка кую дип атала.