Дивертикул

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дивертикул latin yazuında])
Дивертикул
Саклык белгечлеге гастроэнтерология[d]
Commons-logo.svg Дивертикул Викиҗыентыкта

Дивертикул (бүселеп чыгу) — юан эчәктә, күбрәк эчәкнең сул ягында, сигмасыман һәм кимеп бара торган өлешендә, уникеилле эчәктә, үңәчтә, бик сирәк ашказанында, сидек куыгында, сидек юлларында, бавырдан тыш, үт юлларында ясалырга мөмкин. Белгечләр дивертикулның барлыкка килүен әгъзаларның мускуллы стенкаларында дистрофик үзгәрешләр килеп чыгу белән бәйлиләр. Урта яшьтәге кешеләрдә дивертикул, тоташтыргыч тукымаларның тумыштан һәм тора-бара көчсезләнүеннән барлыкка килә, моны коллагенның синтезы бозылуы аркасында дип аңлаталар. Бу авыруның артуына цивилизация гаепле!

Организмга тупас клетчатка, үсемлек җепселләре кермәгәндә, тизәк массалары бик катыга әйләнә, ә эчәклек тарая. Туры эчәкне бушату өчен күбрәк басым ясарга туры килә. Бик еш эч ката башлый. Бу — икътисадый яктан алга киткән илләрнең бәхетсезлеге һәм дивертикуллар ясалуның төп провокаторы.

Юан эчәк дивертикуляр авыртуларының өч төрле формасын билгеләп үтәләр. Беренчесе — симптомнары булмаган дивертикуллар. Аларны тик­ шерүләр вакытында очраклы рәвештә табалар. Икенчесе—катлауланмаган формадагылар, бу очракта клиник билгеләр була. Өченчесе—катлауланган дивертикулез. Безгә икенче форманы карап үтү файдалырак булыр.

Катлауланмаган дивертикулезның аерым, бик сиздереп тора торган билгеләре булмаса да, ярсыган юан эчәк синдромнары үзләрен белгертәләр.

Эч авыртуының төгәл чиге булмый, еш кына корсакның түбән өлешендә авыртулар күзәтелү, эч кату яисә тотрыксыз тәрәт (эч кату—эч китү белән алышына), эчәк диспепсиясе (эч быгырдавы, эч кабаруы), дисбактериоз (эчәклек микрофлорасының баланслары бозылуы) белән характерлана.

Еш кына авырту спастик рәвештә, эчәклек тула барган саен көчәя. Ә менә эчәклек бушаганнан соң, авырту кими, берникадәр вакыт сиздерми дә торырга мөмкин. Симптомы булмаган дивертикулез дәвалауны таләп итми. Мондый очракта төп бурыч — тәрәтне көйләү, бу яңа дивертикуллар барлыкка килүдән саклый.

Эч катулар белән көрәштә үсемлек клетчаткаларына бай диета беренчел чара булып тора. Бодай көрпәсе бик яхшы эффект бирә. Ул көрпә үз авырлыгыннан дүрт тапкыр артык булган суны үзләштерә. Шуның аркасында тизәк массаларының күләме зурая һәм эчәклекнең дә хәрәкәт активлыгы арта. Корсак эчендә, эчәкләрдә басым төшә. Метеоризм симптомнары да кими, өстәвенә, тәрәт тә нормальләшә. Бодай көрпәсен су белән болгатып кулланалар, аны сыек ашамлыкларга һәм боткага да салырга мөмкин.

Көрпә белән дәваланганда, күп итеп су эчәргә кирәк, тәүлегенә аз дигәндә 1,5 л сыеклык. Беренче 2-3 көн эчендә, көненә ике тапкыр 1 әр чәй кашыгы көрпә ашыйлар, алга таба, нормаль тәрәт барлыкка килгәнче, көрпә күләмен бер чәй кашыгына арттыралар. Аннан көрпә кабул итүне киметә башлыйлар. Эчәклек нормаль рәвештә бушый башлагач та, көрпә ашауны озак вакыт (көнгә бер тапкыр яисә ике көнгә бер тапкыр) дәвам итәләр.

Дивертикулез профилактикасын алып бару өчен, ашау рационында 30-35 г клетчатка булырга тиеш. Моның өчен (көрпәдән башка) тупас тартылган оннан пешерелгән икмәк ашарга була. Ак икмәкне рационнан алып ташлагыз. Күбрәк үсемлек ризыклар ашарга тәкъдим ителә. Җимеш сокларын кулланмыйча, җимешләрне кабыклары белән ашарга кирәк. Компот ясаганда, бөккән, бәлешләр пешергәндә дә, җимешләрне кабыкларыннан чистартырга кирәкми. Фасоль, борчак һәм бүтән төрле кузаклылардан ризыклар әзерләргә киңәш ителә. Ашларга арпа ярмасын да салырга була.

Бу рационга күнегү авыр булса, аңа акрынлап, 6-8 атна буенча күчәргә кирәк. Беренче атналарда эчкә газ җыелу, эч кабарулар, көрпә кабул иткәндә, эч авыртуы да булырга мөмкин, ләкин бу җайсыз күренешләр акрынлап узарга тиеш.

Мондый вакытларда спазмнарны бетерер өчен, бөтнек, мелисса, укроп орлыкларыннан ясалган төнәтмәләрне, но-шпа даруын кабул итәләр.

Көненә 6-8 стакан су эчәргә кирәк. Корсак мускулларын ныгыта торган күнегүләр дә бик файдалы. Алар үз вакытында эчке органнарга массаж ясыйлар, корсак, эчәклек мускулларын ныгыталар. Туры эчәк бөгелешен, сидек юлларын, эчнең түбән өлешен ныгытуда йога күнегүләре дә ярдәм итә.

Ашаганда ризыкны яхшы итеп чәйнәргә кирәк, шулай итмәгәндә, алар «эчәк капчыклары»нда тукталып калып, ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Каһвә, шоколад, каты чәйләр эчәклек стенкаларын ярсыта ала, моны да онытмагыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]