Диспепсия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диспепсия latin yazuında])
Диспепсия
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару гидрокарбонат натрия[d][1], карбонат кальция[d][1][2], гидроксид магния[d][1], Фамотидин[d][1][2], Трисиликат магния[d][1], calcium gluceptate[d][1], Циметидин[d][1], Низатидин[d][1], Цизаприд[d][1], magaldrate[d][1], dihydroxyaluminum sodium carbonate[d][1], aluminium carbonate[d][1], карбонат магния[d][1], carbonate ion[d][1], Лансопразол[d][2], Пантопразол[d][2], Омепразол[d][2], эзомепразол[d][2], dexlansoprazole[d][2], Ранитидин[d][2], Метоклопрамид[d][2], eseridine[d][3], Бромоприд[d][4] һәм левосульпирид[d][5]
ICPC 2 идентификаторы D07
NCI Thesaurus идентификаторы C26756[6]
 Диспепсия Викиҗыентыкта

Эчәклек дискинезиясе үз эченә эчәклек неврозын һәм ашкайнату сис­ темасының башка бүлекләрен (җәрәхәтле авырулар, холецистит, үт ташы авыруы, аппендицит, арт юлның ярасы һ.б.), башка орган һәм система (бөер ташы авыруы, аднексит) авыруларын ала.

Психик киеренкелек, гаилә, көнкүреш низаглары, бигрәк тә рациональ булмаган тәртипсез туклану (ашыгып бик кайнар, әче, тупас ризыклар ашау) эчәклекнең нервлардан булган дискинезиясенә китерүче факторлар булып тора. Биз сыекчасы аз бүленеп чыккан атрофияле гастрит белән авыручыларның эчәклекләрендә функциональ бозылышлар булырга мөмкин. Бу очракта ашказаны эчендәге эшкәртелеп бетмәгән ризык­ ның эчәклеккә чыгышы бозыла һәм эчәклекнең лайлалы тышчасы эш­ кәртелмәгән ашамлык массаларыннан ярсый, шунлыктан эчәклекнең перистальтикасы көчәеп китә.

Эчәклекнең функциональ бозылышлары булганда еш кына эч китү (тиреотоксикоз белән авырганда) һәм эч кибү (калкансыман биз җиткелексезлеге вакытында) күзәтелә. Шулай ук төрле үзәк һәм периферик нерв системасының авырулары вакытында (паркинсонлык, сирингомиелия, арка мие шеше һәм җәрәхәте булганда) очрый.

Эчәклекнең тоталь дискинезиясе вакытында тәрәт бозылып тора (тәрәт вакытында кан, лайла бүленеп чыкмый), корсакта авырлык, аппетит югалу, авызда начар тәм сизү күзәтелә. Рентген белән тикшергәндә уникеилле эчәктә барийның тоткарлануы, эчәкнең төрле өлешләрендә спазм, киңәю һәм контрастлы матдәнең эчәкнең проксималь өлешенә ыргытылуы күренә.

Юан эчәк дискинезиясе күп вакытта ашказаны-эчәклек йогышлы авы­ рулар кичергәннән соң һәм туклану тигезлеге югалу сәбәпле барлыкка килә.

Юан эчәкнең хәрәкәткә китерүче функциясе бозылу, ягъни аның тоник кыскаруларының көчәюе яки вакыты озынаюы бозылу — эчәктә булган массаның йөреше акрынаю яки эчәкнең атониясе белән характерлана.

Юан эчәк дискинезиясе булгач, эч китү яки эч кибү күзәтелә, тик бу оч­ ракта тәрәттә кан, лайла булмый, эч каткан вакытта тәрәт 1 -2 атна булмый торырга мөмкин. Юан эчәк бозылуының үзенчәлекле формасы булып, эчәк коликасы тора.

Бу халәт вакытында даими рәвештә эч авырту өянәге була һәм ул тышка чыкканда шактый дәрәҗәдә лайла белән бүленеп чыга. Лайланы микроскоп белән тикшергәндә шактый күләмдә эозинофиллар һәм Шарко-Лейден кристалларын табырга була.

Дәвасы — туклану режимын һәм характерын җайга салырга кирәк. Сә­ ламәт тормыш күренеше, физкультура белән шөгыльләнү, тынычландыра торган дарулар, транквилизаторлар куллану зарур. Спастик дискинезия булганда зур булмаган курслар белән (2-3 атна) холинолитик чаралар, ә гипотоник дискинезияне дәвалау өчен корсакка үзең массаж ясарга өйрәнү, дәва физкультурасы, организмны ныгыту ярдәм итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]