Диңгез чире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диңгез чире latin yazuında])
Диңгез чире
Сурәт
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d], неврология һәм оториноларингология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару bromodiphenhydramine[d][1], прометазин[d][1], Дименгидринат[d][1], chlorcyclizine[d][1], meclizine[d][1], Скополамин[d][2] һәм meclizine[d][3]
Нинди веб-биттә тасвирланган nationalgeographic.com/travel/article/motion-sickness-seasickness-prevention-wristbands-glasses?utm_source=pocket-newtab-global-en-GB(ингл.)[4]
ICD-9-CM 994.6[5][6]
NCI Thesaurus идентификаторы C34824[5]
 Диңгез чире Викиҗыентыкта

Диңгез авыруы белән интегүчеләрне круиз лайнерларында гына түгел, теләсә кайсы транспорттагы кешеләр арасында күрергә була. Самолетта очкандамы, суда йөзгәндәме, машинадамы—күңелләре болганып, косасы килгәннәр бик еш очрый. Мәсьәләнең төп сәбәбе—эчке колакта урнашкан вестибуляр аппаратның көчсезлеге. Бу бәладән котылып буламы соң? «Була» дип җавап бирә алабыз. Моның өчен күнегүләр уздырырга кирәк. Космонавтлар, очучыларның төрле күнегүләр ясап, уз эшләрен тиешенчә башкарулары, бу җавапның дөреслеген раслый. Күнегүләр ясаган кешеләрнең вестибуляр аппараты еш ярсытылганлыктан, аның тышкы йогынтыларга реакциясе кими.

Күнегүләрне кечкенә вакыттан ук башларга тәкъдим ителә. Баланы кечкенә караватта тирбәтүне, сиртмәле арбада йөртүне, кулда селкетүне беренче күнегүләр рәтенә кертергә була. Мәтәлчек атулар, вальс биюләр, агач өстеннән туры гына егылмый бара алу, таганда атынулар, карусельдә әйләнүләр, чирәм өстендә агач кебек тәгәрәүләр — боларның барысын да башлангыч күнегүләр дип санарга мөмкин. Роликлы тактада йөгерүләр менә дигән нәтиҗә бирә. Башны, гәүдәне борулар, алга таба иелеп, як-якка тигез генә борылулар, тиз йөгереп китеп, кинәт кенә туктаулар да, 45,90,180 гра­ дуска борылып сикерүләр, турникта әйләнүләр бик файдалы. Аэробика, бас­ кетбол, тимераякта шуулар, батутта сикерүләр, ату спорты... Әгәр дә суда, бассейнда йөзү белән шөгыльләнсәгез, әйләнеп-әйләнеп йөзәргә тырышыгыз, ул диңгез авыруына каршы тотрыклыгыгызны арттырырга ярдәм итәр.

Диңгез авыруы белән интеккән кешеләр өчен даруханәләрдә сатыла торган драмин, кинедрил һәм бүтән төрле дарулар да файдалы булырга ' мөмкин. Күңел болгануны баса торган гомеапатик чаралар — авиа-диңгез, коккулинны да кулланалар. Даруларны эчкәнче, аларның инструкциясен ; укырга кирәк, араларында йоклаткыч тәэсирлеләре дә булырга мөмкин.

Кул астында дарулар булмаса нишләргә соң? *Юлга үзегез белән лимон алыгыз. Күңелегез болгана башласа, бер кисәген авызыгызга кабып суырыгыз. Бүтән төрле әче ризыклар да күңел болгануын баса. Тәэсире азрак булса да, авызга ментоллы карамель кабуның да ярдәме тия. ; *Юлга чыгар алдыннан бик күп ашамагыз, ач килеш, буш ашказаны ; белән дә чыгарга ярамый. Чыгып китәргә 1,5 -2 сәгать кала, бик майлы ) булмаган кайнар ризык ашап алырга кирәк. Газлы сыеклыклар, спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамый. * Транспортта күңелегез болгана башласа, урыныгызны алыштырыгыз: бик селкетми торган урынгарак — очкычның, автобусның урта өлешенәрәк күчеп утырыгыз. * Башыгызны селкетергә тырышмагыз. Яртылаш яткан килеш баш астына терәү йә мендәр куегыз. * Машинада алга карап утырыгыз. Як-якка карамагыз. Укымагыз. ; * Вакыт-вакыт муенны, чигәне юеш сөлге белән ышкыгыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]