Дрозофилалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дрозофилалар latin yazuında])

Дрозофи́лалар (Drosophila) - җимеш чебеннәре семьялыгы ыругы. Латинча (латин теленнән) дрозофилалар - чык, дым яратучы. 1200 дән артык төре билгеле. Татарстан территориясендә melanogaster drosophila, funebris drosophila, virilis drosophila торак, яшелчә һәм җиләк-җимеш складларында тереклек итүче синантроп төрләре гадәти санала. Үсемлекләр согы, черек органик матдәләр, личинкалары микроорганизмнар белән туклана. Дрозофилалар ареалының киңәюе кешеләрнең чебеннәрне яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән бергә күчерүенә бәйле. Олы затлары кышлый. Аеруча җимеш чебеннәре melanogaster drosophila киң таралган.

Соры төстә, озынлыгы 3 мм га якын, күзләре - ачык кызыл. Дрозофилалар генетиканың классик объекты булып тора.

ТР Фәннәр академиясе Табигать системалары экологиясе институтында мониторинг һәм биоиндикация системасында кулланыла торган melanogaster дрозофилалар (500 буыннан артык) чебеннәрнең берничә лаборатор линиясе 20 елдан артык эшләп килә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]