Дурян Петрос
көнбатыш әрм. Պետրոս Դուրեան | |
![]() | |
Ватандашлык |
![]() |
---|---|
Тугандагы исем | көнбатыш әрм. Պետրոս Զըմպայեան |
Туу датасы | 20 май (1 июнь) 1851[1][2] |
Туу урыны | Өскетар, Истанбул[d], Госман империясе[1][2] |
Үлем датасы | 21 гыйнвар (2 февраль) 1872[1][2] (20 яшь) |
Үлем урыны | Истанбул[d], Госман империясе[1][2] |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | туберкулез |
Җирләнгән урыны | Комитас исемендәге пантеон[d] |
![]() | |
Кардәш | Егише Дурян[d] |
Язма әсәрләр теле | әрмән теле |
Һөнәр төре | шагыйрь, драматург, актёр, тәрҗемәче, театр актеры, драматург, язучы |
Әлма-матер | Училище Ускюдара[d][1] |
Укытучылары | Акоп Паронян[d] |
Сәламәтлек торышы | туберкулез |
Commons Creator бите | Petros Dourian |
![]() |
Петро́с Абраами́ Дуря́н (әрм. Պետրոս Աբրահամի Դուրեան, настоящая фамилия Змбая́н (әрм. Զըմպայեան); 20 май 1851 — 21 гыйнвар 1872) — билгеле әрмән шагыйре.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Петрос Дурян 1851 елда Константинопольдә, Скютар районында, ярлы тимерче гаиләсендә туа. Алты яшендә Скютар училищесына укырга керә, аны 1867 елда тәмамлый. Уналты яшендә ярлы гаиләгә ярдәм итү өчен эшкә урнашырга омтыла. Башта Петрос фармацевт студенты, аннары секретарь һәм өйдә укытучысы булып эшли. Ләкин бу аның хыялы түгел иде. Петрос шагыйрь булырга һәм бары тик шигърият белән генә шөгыльләнергә, шигырьләр язарга һәм танылган булырга хыяллана. Мәктәптә дә ул әдәбият белән генә кызыксына, һәм ул гомеренең ахырына кадәр шигырь язарга тели. Ул үз тормышын театр белән бәйләгән вакытта, аның хыялы тормышка ашты диярлек. Тик театрда да ул үзен ялгыз кебек тойды. Хәер, театр начар кәеф алып килсә дә. Ул пьесалар яза һәм кайвакыт үзе дә сәхнәгә чыга.
1871 елда шагыйрьнең туберкулезның беренче симптомнары барлыкка килә. Башта ул авыруга игътибар итми һәм әсәрләрен язуны дәвам итә, ләкин авыру аны сындырды. Гомеренең соңгы елында ул түшәктә ятты. 1872 елның 21 гыйнвар төнендә шагыйрь вафат була.
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Петрос Дурян әсәрләре исемлеге зур түгел. Үзеннән соң ул түбәндәге шигырьләр калдырды:
- «Күл»
- «Ропоты»
- «Ул»
- «Минем тынычлык»
- «Минем үлем»
- «Миңа әйтәләр»
- «Хатын-кыз»
Тарихи трагедияләр:
- «Арташес Миродержец»
- «Чёрные земли»
- «Взятие Ани, столицы Армении»
- «Падение династии Аршакидов».
Шулай ук хәзерге заманнан социоль драма:
- «Театр, или отверженные».
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Армянская муза. — М.: Типо-литогр. Т-ва И. Н. Кушнерев и Ко, 1907.
- Петрос Дурян
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Массовка» министра-биолога и мучения Дуряна(үле сылтама)