Евстахиит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евстахиит latin yazuında])
Евстахиит
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 381.50[1][2] һәм 381.5[1][2]
ICPC 2 идентификаторы H73

Евстахиит, тубоотит, сальпингоотит дип аталган авыру — Евстахий көпшәсенең лайлалы тышчасы зыян күрүе аркасында барлыкка килә. Бу авыру борынның лайлалы тыш­ часы ялкынсынганда, томау төшкәндә, аденоид, фарингиттан соң килеп чыга. Андый вакытта ишетү көпшәсенең лайлалы тышчасы тавыш юлын кыса яки томалый һәм барабан пәрдәсе тавышка тиешле дәрәҗәдә тиб­ рәнми башлый. Нәтиҗәдә кеше ишетми. Авыруның беренче билгеләре — колак томалану, начар ишетү, кайвакыт бераз авырту тою. Өлкәннәрдә һәм олырак яшьтәге балаларда бу хәл бер як колакта гына күзәтелә.

Сабыйларның исә ике колагы да зарарлана. Дәвалану ялкынсынуга каршы көрәшә һәм кан тамырларын тарайта торган препаратлар кулланудан гыйбарәт. Алар Евстахий көпшәсенең шешен киметә. Тавыш юлы ачылгач, ишетү сәләте яхшыра.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]