Ефәк элдем читәнгә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ефәк элдем читәнгә latin yazuında])
Ефәк элдем читәнгә
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Ефәк элдем читәнгә — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап
Кемне алырсыз икән?

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагыларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]