Зәйнулла (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнулла (җыр) latin yazuında])
Зәйнулла
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле

Зәйнулла җыры (рус, Зайнулла) — башкорт халык җыры, озын көй.

Җырның язылып алынуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зәйнулла» - башкорт халык җыры, озын көй. Тәүге тапкыр Х.Хамматов тарафыннан 1939 елда БАССР‑ның Баймак районы Иске Сибай авылында курайчы С.Бикбулатовтан язып алына, "Башкорт халык җырлары" җыентыгында Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов язмасында басыла. Җыр вариантын Гата Сөләймәнов язып ала.

Җырның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган ил, Ватан, башкорт халкы рухын югары дәрәҗәләргә күтәрүче бөек шәхесләребезнең берсе Зәйнулла ишанга да (1833-1917) халык җырдан һәйкәл сала[1]. "Рәсүлия" мәдрәсәсенә (хәзерге Чиләбе — Карталы тимер юлы буендагы Троицк шәһәрендә) нигез салучы, мәдрәсәнең шәехе (ректоры) Зәйнулла ишан 10 елга якын сөргендә — Вологда, Кострома губерналарында гомер кичерә...[2] Социаль тигезсезлекне чагылдырган бу көй шул заманның социаль-икътисади шартлары сөземтәсендә барлыкка килгән тарихи күренешне моң аша тапшыра.

Җырның характеристикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр лирик характерда.

Тексты — төрмәгә ябылган Зәйнулланың туган ягын, Ирәндек буйларын, якыннарын һәм сөйгәнен сагынуы турындагы монологы. "Зәйнулла" киң диапазонлы җыр, көй бизәкләренең зур булмавы белән аерылып тора.

Форма төзүче ролен секвенцияләр уйный, аларның уйчан мелодик дулкыннары бөтен җырга тотрыклылык, тыныч характер бирә. "Зәйнулла" җырын аеруча оста башкаручы җырчы — Гали Габбас улы Хәмзин иде.

Көйне тавыш һәм фортепиано өчен Х. Ф. Әхмәтов эшкәрткән.

Җырның сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйтер идем, дускай, илкәй,
Уйнап-көлеп үскән җиркәй,
Ерак кына калды ла шул туган илкәем,
Ирәндеккәй буенда шул үскән җиркәем.
Ат уйнатып чапкан җиркәй,
Ирәндеккәй буе юлкай,
Искә төшсә, өзелә лә, дускай, йөрәккәй;
Тилмерепләй көтәдер лә сагынып әнкәем.
Җырчыларга калыр җырым,
Истәлеккә калыр кылычым,
Миндәй генә булып та ирләр тумасмы?
Дошманнардан үчемне лдә минем алмасмы?
Узадыр ла гомер тынмый,
Бер туктамый, агым судай,
Су ага ла бит, дәрья була ла дулкына,
Дулкын каккан ирләр үз илкәен юксына.

Рус телендә:

Рассказал бы я, дружок, о стороне моей,
О земле, где вырос, играя и смеясь,
Далеко осталась родная сторонушка моя,
Вдоль Ирендыка земля, где вырос.
Земля, где гарцуя, скакал,
Дорога вдоль Ирендыка,
Когда вспоминаются, болит, дружок, сердечко;
Томясь, ждет, наверное, соскучившись, любимая моя.
Певцам останется песня моя,
Как наследие, останется сабля моя,
Подобные мне мужи не родятся ли?
Врагам за меня не отомстят ли?
Проходит жизнь, не стихая,
Не останавливаясь, как текущая вода,
Вода течет, становится рекой и волнуется,
Мужи, которых бьет волна, по своей сторонке очкуют.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әҙһәм ҡурайы/Төҙ. Ф. Ш. Ҡоҙаҡаев, Ю. И. Ғәйнетдинов.—Өфө: Китап, 2009.—176 б.
  2. Әҙһәм ҡурайы/Төҙ. Ф. Ш. Ҡоҙаҡаев, Ю. И. Ғәйнетдинов.—Өфө: Китап, 2009.—72-се б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахметов Х.Ф. Башкирские протяжные песни. М., 1978.
  • Зәйнулла (йыр) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020.