Зәрдөштлек музыкасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәрдөштлек музыкасы latin yazuında])

Зәрдөштлек музыкасы ул Атәшпәрәстләрнең дини һәм традицион ритуалларының аккомпанементы булган дини музыка жанры.
Гәрчә билгеле борынгы Зәрдөштлек традицияләре Исламга кадәр пастораль һәм менестрельләргә карата тискәре караш күрәсәтсә дә, Зәрдөштлек музыкасы диндә нигезләнгәннән бирле булган.[1]
Тарихи текстлар Фарсы иленә Ислам килүенә кадәр, Атәшәпәрсәтләр хор һәм соло җырларын белгән дип исбатлый. Бу җырларның күпчелеге бүтән башкарылмый, гәрчә Зәрдөштлек дини җырлары һаман калган. Бу җырларның сүзләре я Авестадан, я Гаталардан (Зәрдөшткә караган әйтемнәр) алынган. Ислам йогынтысын дога укуның Надери ысулында һәм пилигрим җырларында күрергә була. Зәрдөштлектә музыка кораллары мисаллары булып Тонбак, Даф, Ней, Зурна, Тар (кыллы музыка коралы), Каманча һәм Сетар тора.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]