Зәңгәр чәчәк (уен)
Внешний вид
Зәңгәр чәчәк | |
| |
Таралышы |
татар халкы арасында |
---|---|
Килеп чыгышы |
халык |
Уенчылар саны |
чикләнмәгән |
Уйнаучылар яше |
чикләнмәгән |
Уйнау озынлыгы |
чикләнмәгән |
Активлык |
югары |
Зәңгәр чәчәк — татар халык уены, балалар өчен күңелле җырлы-биюле уен.
Уйнау тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр —
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар. Уен алга таба шулай дәвам итә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
- Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
- Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.