Ике кабырчыклы моллюсклар
| Ике кабырчыклы моллюсклар | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Bivalvia L., 1758[1] |
| Таксономик ранг | сыйныф[1] |
| Югарырак таксон | моллюсклар[1] |
| Таксонның халык атамасы | Tweekleppigen[2], skjell, Muscheln[3] һәм školjke |
| Заман диапазоны башы | Кембрий |

Ике́ кабырчыклы́ моллю́склар (Bivalvia) - кабырчыклы моллюсклар классы. 80 меңгә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә 50 гә якын (авыр ачыкланучы бөрчеклеләр - Pisididae семьялыгын исәпләмичә) төре яши. Иң күп таралганнары - тешсез әкәм-төкәмнәр, дрейсеналар, перловицалар, шаровиклар, бөрчеклеләр. Бу төркем моллюсклары өчен арка ягында кушылган ян кабырчыклы ике капкач, шулай ук баш һәм кыргычлы йоткылык редукциясе хас. Су мохитендә яши. Пластинкалы саңаклар пары (пластинкасаңаклылар - Lamellebranchia исеме шуннан) ярдәмендә сулыйлар. Суны йөзмә кисәкчәләрдән чистартуда актив катнашып, фильтрация ысулы белән тукланалар.
Эре ике кабырчыклы моллюсклар - азык буларак, перловицалар һәм тешсез әкәм-төкәм кабырчыклары төймәләр җитештерүдә кулланыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 2000.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Gosselck F., Darr A., Jungbluth J. H. et al. Trivialnamen für Mollusken des Meeres und Brackwassers in Deutschland (Polyplacophora,Gastropoda, Bivalvia, Scaphopoda et Cephalopoda) // Mollusca — 2009. — ISSN 1864-5127; 2363-6041
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган