Икътисади либерализм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Икътисади либерализм latin yazuında])
Икътисади либерализм
Моның каршысы дирижизм[d]
Адам Смит икътисади либерализмның беренче тарафдарларының берсе була.

Икътисади либерализм идеология, ул хөкүмәтнең милләт икътисадына минималь тыкшынуы һәм, шуңа күрә, икътисадта шәхесләрнең тулы иреге турында консерватив иҗтимагый фикернең бер өлеше булып тора. Икътисади либерализм консерватизм, либертарианлык һәм уң либерализм фәлсәфәсенең бер өлеше.

Икътисади фәлсәфәдә икътисади либерализм laissez-faire икътисадына ярдәм итә һәм пропагандалый. Икътисади либерализм тарафдарлары ирекле базар, камил конкуренция һәм «базарның күренми торган кулы» (Адам Смит әсәреннән) өчен фәлсәфи аргументлар кулланалар.

Бу идеология икътисадны дәүләт көйләвен һәм ирекле базарга икътисади тыкшыну кире кага, һәм соңрак барлыкка килгән теорияләрдән аермалы буларак, тулы һәм максималь икътисади ирекне, сәүдә һәм конкуренция иреген хуплый:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Richman, Sheldon, "Fascism", Concise Encyclopedia of Economics.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]