Илче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илче latin yazuında])
Илче
Кыскача исем р-н. һәм н.
 Илче Викиҗыентыкта

Илчә (район, дистрикт, төр. ilçe) — Төркия Республикасының идари бүленешендә илдән соң килгән, Татарстан һәм башка иске Советлар Берлеге илләрендәге районга тиң идари берәмлек.

Илчәнең идарә башлыгы - каймакамдыр. «Илчә» сүзе «ил» сүзенә кечерәйтүче «-чә» кушымчаны өстәп ясалган. Бу туры мәгънәдә "кечкенә ил" дигәнне аңлата. Илчәнең иске атамасы казадыр. Илчәнең идари үзәге булган һәм илчә оешмалары урнашкан торак пункт илчә мәркәзе дип атала. Илчә үзәге зур шәһәр булырга мөмкин. Төркиядә, идари берәмлек һәм бу идари берәмлекнең үзәге булган торак пункт, гадәттә, бер үк исемгә ия. Ләкин, элеккеге идари берәмлекнең (илчәнең) исеме һәм аның үзәгенең (илчә мәркәзе) исеме төрле булырга мөмкин.[1][2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1990 Genel Nüfus Sayımı - İdari Bölünüş, Ankara, 1991, ISBN 9751903777.
  2. Trabzon Vilayeti Salnamesi − 1869-1904, (Hazırlayan) Kudret Emiroğlu, Ankara, 1993-2009, 22 cilt; 16. cilt, s.369-371. ISBN 9789157871117.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]