Имам мәйданы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имам мәйданы latin yazuında])
Имам мәйданы
фарсы میدان اماا
Урнашуы Иран,

Исфәһан

Нигезләнгән 1589
Төзелгән 1598-1629
ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1979 елдан
Нигез салучы Габбас I Бөек
Имам мәйданына нигез салучы шаһ Габбас I Бөек

Имам мәйданы (фарсы میدان امام‎), — Иранның Исфәһан шәһәрендә урнашкан төп тарихи мәйдан.

1979 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. 1979 елга кадәр Шаһ мәйданы (фарсы میدان شاه‎) дип йөртелгән.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имам мәйданы Исфәһанның тарихи өлеше Гөлбаһар районында урнашкан. Мәйданның көньяк ягыннан Имам мәчете урнашкан, көнбатыш ягыннан - Гали Капу Сарае, көнчыгыш ягыннан Шәех Лутфуллаһ мәчете, төньяк ягыннан - Зур базар урнашкан.

Ирандагы Ислам инкыйлабыннан соң Имам мәйданында Җомга намаз үткәрелә.

Мәйданның озынлыгы 560 м, киңлеге 165 м .

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1589 елда шаһ Габбас I Бөек үз башкаласын Исфәһанга күчерә һәм Имам мәйданына актив төзи башлый. Нәкъ XVI гасырда Исфәһан Сәфәвидләр дәүләтенең башкаласы булган чорда әлеге мәйдан бүгенге күренешен ала.

1637 елда Адам Олеарий Иман мәйданын тәфсилле итеп тасвирлаган.

Шулай ук Имам мәйданы шаһ сарае алдында ат полосы уены өчен кулланылган, әлеге уен Иран миниатюрларында сурәтләнгән.

Хәзерге вакытта Имам мәйданы буенча сәүдә рәтләре һәм һәдияләр кибетләре, ә мәйдан үзәгендә фонтаннар урнашкан.

Мәйдан манзарасы.
Мәйдан манзарасы.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]