Ирек Камалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Камалов latin yazuında])

Үзенчәлекле шәхесләр; Аксубай районы тарихы; Камалов Ирек Амал улы – (18.09.1942- 19.10. 2019)алдынгы җитәкче,Аксубай районының Почетлы гражданы,повестьлар,хикәяләр авторы


Ирек Амал улы Камалов 1942нче елның 18нче сентябрендә Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа.1949-1956нчы елларда Иске Кыязлы авылы җидееллык мәктәбендә белем ала.1956нчы елда Вахитов исемендәге туган колхозында гади эшче буларак хезмәт юлын башлап җибәрә.1961-1964 нче елларда тракторчы ,1964-1966нчы елларда төзүче булып эшли.1966-1969нчы елларда Иске Кыязлы авыл мәдәният йортында директор вазифасын башкара.1969нчы елда Иске Кыязлы авыл Советы рәисе итеп сайлана.1971-1977 нче елларда Камалов җитәкчелегендә авылда күп эшләр башкарыла:колхоз терлекләре җәйге лагерьларда көтелә башлый,сыер саву аппаратлары кайтартыла,авылга су торбалары буйлап су кертелә, су колонкалары куела,юллар төзелә.Камалов И.А.1977-1980нче елларда “Сельхозтехниканың” Аксубай район берләшмәсендә инженер-технолог булып эшли,1980нче елның февраленнән 1995нче елның мартына кадәр Вахитов исемендәге колхоз рәисе булып хезмәт куя,1981нче елда читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

     1980-1995нче еллар Кыязлы авылы тарихы  район тарихына уңай  яктан язылып куела:район күләмендә Камалов И.А. иң алдынгы җитәкчеләрнең берсе була;Колхозга 1983нче елда “Авыл хуҗалыгын үстерүдә күрсәткән уңышлы хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең  Күчмә Кызыл Байрагы  тапшырыла;Халык өчен иң кирәкле булган көнкүреш объектлары :  ике  катлы колхоз идарәсе йорты,ашханәсе  белән кунакханә,ике катлы балалар бакчасы,сәламәтләндерү комплексы,сәүдә үзәге ,икмәк пешерү йорты,ике зур күпер,мәчет һәм башкалар   төзелә.Авылның йөзе үзгәрә.Колхоз идарәсе авыл кешеләренә шәхси йортлар салуда техника,төзү материаллары кайтартуда булыша.1991 елның 7нче июнендә район буенча иң беренче булып Кыязлы авылында  өйләргә  зәңгәр ягулык -газ тоташтырыла.

Камалов И.А. фидакарь хезмәтләре өчен “В.И.Ленинның тууына 100ел тулу хөрмәтенә ”медале белән ,”Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре “ дигән мактаулы исем ,ТР Президентының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.1995-2003 нче елларда Аксубай районы элемтә һәм почта бүлеге оешмасын җитәкли (РУПС).2008нче елда “Аксубай районының Почетлы гражданы»исеменә лаек була. Камалов Ирек Амал улы лаеклы ялга чыккач Аксубай узәк китапханәсендә оештырылган “Илһам” әдәбият һәм иҗат берләшмәсенең әгъзасы булып тора.Ул авыл кешеләре тормышына багышланган берничә повесть :”Сары чәчәкләрне өзмәгез”,”Бөркетләр үлемсез” һәм күп кенә хикәяләр авторы. Ирек Амал улы эшләгән чорда,аның инициативасы белән, авыл хезмәтчәннәре һәм яше карты авыр хезмәттән арып туктаган арада,матур итеп ял итсеннәр өчен ,мәдәният йортында әледән - әле төрле концертлар ,спектакльләр оештырыла;Казаннан,Әлмәттән,танылган артистлар:,композиторлар,биючеләр килеп чыгыш ясыйлар ,татарча спектакльләр уйнала:Флёра Сөләйманова ,Зөхрә Сәхәбиева,Әлфия Афзалова,Илһам Шакировлар һ.б. килә Ирек Амал улы тормыш иптәше Фәүзия Мәхмүт кызы белән ике ул бер кыз тәрбияләп үстерәләр,5 оныклары,5 оныкчыклары.Уллары нефть чыгаручылар,кызлары –шәфкать туташы. Менә шулай үзеннән соң матур татар авылы калдырып ,2018 нче елның 19ноябрендә Ирек Амал улы якты дөнья белән хушлаша.