Иске Ладога ныгытмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Ладога ныгытмасы latin yazuında])
Иске Ладога ныгытмасы
Нигезләнү датасы 862
Сурәт
Нигезләүче Рюрик
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Ладога
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Ленинградская область/Старая Ладога[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү Волховский проспект, 36
Карта
 Иске Ладога ныгытмасы Викиҗыентыкта

Иске Ладога ныгытмасыИске Ладога авылы ныгытмасы, Ладожка (Елена) елгасының Волхов елгасына кушылган җирдә, Ладога култыгы янындагы борынында урнашкан. Шәһәр Вещий Олег чорында, IX—Х гасырлар чикләрендә төзелгән. Хәзерге вакытта бу ныгытма турислар өчен ачылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

753 еллар тирәсендә, Иске Ладогага Готланд утравыннан килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгән, ул Любша кирмәненә Волхов елгасының агымы буйлап 2 км ераклыкта урнашкан. Бу кешеләр үзенчәлекле урта аурупа чыгышлы славян мәдәнияте вәкилләре булганнар, ә авыл, үз чиратында, 700 елларда урындагы фин-прибалтлардан тартып алынган. 760 нчы елларда Ладога авылы төньяк-көнбатыш иртә славян мәдәнияте вәкилләре тарафыннан ватылган һәм алар урынына бура конструкциялы йортлар белән кабаттан төзелгән һәм анда «глазатый (күзле, тишекле)» муенчаклар эшләп башкалар белән мал алмаштыру оештырып җибәрелгән. Бу торак 830 елга кадәр торган һәм яңадан варяг-скандинавлар тарафыннан басып алынган.

Ипатьевский һәм Радзивилов елъязмалары хәбәрләрендә 862 елда Ладожка елгасының Волховка койганч урынында биредә кенәзлеккә чакырулы Рюрик агач кирмән төзетә, анда дружинасы белән бергә үзе урнаша. Бу Рюрикның Волхов елгасы буйлап көньякка, Рюрик алачыгына, күчүеннән алда була. Елъязмаларда датаны билгеләүдәге хаталарны күзаллаганда да, бу ел археология буенча танылган мәгълүмат булып тора. Шулай итеп, беренче урында агач кирмәннең ныгытмалары IX гасырның 60 нчы елларында төзелгән. Шул чактагы ныгытма бер өлешен генә саклаган, чөнки ул элек бер кенәз дружинасы өчен генә хезмәт иткән. Олег Вещий идарә иткән чакта, IX—X гасырлар чикләрендә, агач кирмән ныгытма урынына таш кирмән төзелгән, ул шул вакыттагы көнбатыш Аурупа оборона корылмаларына охшаш булган.

Х гасырда Иске Ладога ныгтмасы стратегик әһәмияте Балтыйк диңгезеннән рус җирләренә һөҗүм итү юлларын каплап торудан гыйбарәт. Тарихта бу ныгытманың ничә тапкыр дошман һөҗүменнән рус җирләрен саклап калуы мәгълүм түгел. Әммә 997 елда норвег Эрикның (норв. Eirik Håkonsson) ныгытманы озак камауда тотканнан соң, басып алганы һәм җимерелгәнлеге билгеле.

XI гасыр башында агач кирмән яңадан төзекләндерелә.

  • 1164 елда ныгытма шведларны һөҗүм иткәндә (55 судта) алынмый кала.
  • 1313 елда шведлар ныгытманы алып яндырганнар.
  • 1338 елда шведлар ныгытманы уңышлы штурмлый.

XVI гасырда үзгәртеп корыла. 1610 елда шведлар ныгытманы ала. 1701 елда шведлар соңгы тапкыр крепостьны камаган. Төньяк сугыш тәмамланганнан соң да ул үзенең хәрби әһәмиятен югалткан.

1884-1885 елларда Н. Е. Бранденбург, хәрәбәләрне казып, Иске Ладога кирмәнен тикшерә, өйрәнә. Аның хезмәт сөземтәсе булып «Иске Ладога» (СПб., 1896) дигән фәнни хезмәте тора.

1909-1910 елларда археологик казу эшләре алып барыла, ә 1911-1913 елларда — Иске Ладогада Җир шәһәрлек системалы казыла. Аның җитәкчесе - Рус Этнография музееның гыйльми хезмәткәре Н. И. Репникова була.

1931 елда Иске Ладога кирмәнен археологик эзләнү системалы рәвештә В. А. Борусевич җитәкчелегендә алып барыла, соңыннан бу эшне П А. Раппопорт дәвам итә.

Музей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 нчы елларда реставрацияләү эшләре Э.А. Экк (1929-1975) җитәкчелегендә алып барыла. 1971 елның 15 июлендә Иске Ладога крепостенда беренче музей экспозицияләре куелу белән Иске Ладога туган якны өйрәнү музее ачыла. 1960-1976 елларда торгызу эшләренең нигезен синтетик метод тәшкил итә, анда ныгытма аналоглар нигезендә торгызыла. Дивар һәм башняларның өске, күптән югалган өлешләре тик гипотетик фаразларга нигезләнеп торгызыла. Мондый фаразларның бердәнбер чыганагы XVII гасыр тасвирламасы була алса да, беренче чиратта 1647 елгы смета язмасы, реставрация проекты авторларына билгесез булган.

1972 елда А.Н. Кирпичников җитәкчелегендә РФА матди мәдәният Тарих институтының Иске Ладога археологик экспедициясе крепостьта казу эшләре алып бара.

1984 елда туган якны өйрәнү музее федераль әһәмияттәге тарихи-архитектура һәм археология музей-тыюлыгы статусына ия була.

Совет чорында биш крепость манарасының икесен торгызырга өлгерәләр: Климент һәм Капка манараларын. 2008 елда ату башнясын һәм ату һәм капка башняларын тоташтыручы крепость диварын торгызу эшләре башлана. Реставрация проектының баш архитекторы Сергей Лазаров фикеренчә, яңа башня тарихи корылманың калдыклары өчен үзенчәлекле консервацион колпак булырга тиеш була.

2012 елга Иске Ладога крепостен киң колачлы торгызу эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырылган була. Әмма 2012 елга эшнең яртысыгына үтәлә. 2013 елда ныгытма Ленинград өлкәсе милкенә тапшырыла, һәм региональ бюджет акчасына реставрация өчен фәнни-тикшеренү һәм проект-смета документациясе эшләнелә һәм 2014-2015 еллар дәвамында ныгытмада ремонт-реставрация эшләре алып барыла. Шулай итеп, 2016 елда бәйрәм ителгән 900 еллыгына Иске Ладога крепостенда эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Әмма, музей директоры сүзләренә караганда, техник эшләрне 2018 елдан да иртәрәк төгәлләргә мөмкин булмый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лебедев Г. С. Археология Ладоги//Эпоха викингов в Северной Европе и на Руси СПб.: Евразия, 2005. ISBN 5-8071-0179-0
  • Кузьмин С. Л. Ладога в эпоху раннего средневековья (середина VIII — начало XII в.) // Исследование археологических памятников эпохи средневековья. — СПб.: Нестор-История, 2008. — С. 69—94.
  • Сурмина И. О. Самые знаменитые крепости России. — Москва «Вече», 2002. — С. 68-75.
  • Гусева О. Г., Коляда М. И., Мильчик М. И. Новые данные о Ладожской крепости: Опыт реконструкции // ПКНО. 1984. Л., 1986.
  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960