Исмәгыйль Апкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмәгыйль Апкин latin yazuında])

Апкин Исмәгыйл Апка улы — крестьяннар хәрәкәте яугире.

Чыгышы һәм Батарша мәдрәсәсе шәкерте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1736 елда Куныр авылында ясаклы крестьян Апка Илмәков гаиләсендә туган. Унсигезенче гасырның беренче яртысында шөһрәтле исеме булган, ахун Батырша (Абдулла Гали улы Мәзгытдинов) мөдәррисе һәм мөгаллиме булган Себер юлындагы (хәзерге Башкортстан Республикасының Балтач районы) Карыш авылы мәдрәсәсенә укырга килә. Берничә елдан үзе дә шушында мөгаллимлек итә башлый. Батыршаның яраткан шәкерте, соңыннан аның фикердәше һәм иң турылыклы көрәштәшенә әверелә.

Батарша күтәрелешендәге роле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1755 елда Батырша ахун җитәкчелегендә күтәрелгән татар һәм башкорт халкының дини һәм милли изүгә каршы азатлык көрәшенең актив җитәкчеләреннән була. Көрәш барышында Батыршаның унбиш иң якын көрәштәшенең берсе. Батыршаның татар-башкорт халкына көрәшкә чакыру мөрәҗәгатен таратуда, пропагандалауда, якын-тирәдәге төбәкләрдә халыкны көрәшкә күтәрүдә актив катнаша. Сатлыкҗаннар кулына эләгә һәм хөкүмәт гаскәрләре кулына тапшырыла. 1756 елда Оренбургта гомерлек каторгага хөкем ителә. Хөкем урыны итеп иң куркыныч дәүләт җинаятьчеләре сөрелә торган Рогервик лагеры билгеләнә. Гадәттә бу лагерьга сөрелүчеләрнең колаклары һәм борыннары киселә, маңгайларына З(злодей), уң битләренә—Б(бунтовщик), сул битләренә—И(изменник) хәрефләре язылган мөһерләр кыздырып сугыла торган булган. Соңрак Пугачев явының иң күренекле җитәкчеләре Кәнзафар Усаев, Салават Юлаев, Юлай Азналин һәм башка күпләр әнә шул җәзаларны үтеп Рогервик (хәзерге Эстониядәге Палдиски порты) лагерына сөреләләр һәм шунда газапланып үләләр. Исмәгыйл Апкинга бу җәзаларны үтәргә туры килгәнме? Ул Рогервикка барып җиткәнме? Болар хәзергә билгеле түгел. Әмма Батырша восстаниесендә катнашкан 250 кешенең төрле тарафларга сөргенгә сөрелүе, аларның бары тик кырык бишенең генә җәза-газаплаулардан исән калып, билгеләнгән урыннарына барып җиткәнлеге мәгълүм.