Ишарәтче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишарәтче latin yazuında])

Ишарәтче (башка исемнәре — ишарәт таягы, таякча, күрсәткеч) — кеше кулында тотып төгәл җиргә ишарәтләү өчен кулланыла торган туры таяк. Гадәттә агач, алюминий яки фибергластан ясала, тоткычы кулга уңайлы кадәр калын булып очы нечкә була.

Роберт Макнамара Вьетнам харитасына ишарәт таякчасы белән күрсәтә.

Төрләре, дизайннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укытучылар кулланган классик ишарәтченең озынлыгы 70 сантиметр булып, башка модельләр берничә сантиметрдан алып берничә метрга кадәр озын була ала. Кайберләренең озынлыклары буенча сантиметр билгеләре бар. Соңгы заманда компакт телескопик таякчалар да популяр булган.

Лазер ишарәтчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишарәт итү функциясен лазер нурын җибәреп кирәкле җирне яктырткан лазер ишарәтчеләре дә үти.