Ишкәкле кандалалар
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Ишкәкле кандалалар | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Corixidae[1] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[1] |
Югарырак таксон | Кандалалар[d] |
Таксонның халык атамасы | Water boatman, Búvárpoloskák, ミズムシ科 һәм Wioślakowate |
![]() |
Ишкәкле́ кандалала́р (Corixidae) - су кандалалары семьялыгы. Фауна дөньясында 800 гә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә Sigara, Corixa һәм Microneota ыругыннан өч төре бар.
Гәүдәсенең озынлыгы 1,5-16 (еш кына 5-7) мм. Сулыкларда яши. Яхшы йөзәләр һәм очалар, төнлә беләнеш кына утка очып киләләр. Үсемлек һәм хайван азыгы белән тукланалар, озынборын личинкаларын юк итәләр. Үсемлек белән тукланучы төрләрнең кечкенә көрәк рәвешендәге алгы аяклары су асты суүсемнәрен кыру өчен җайлашкан.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2006.