Йонкояр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йонкояр latin yazuında])

Йонкоя́р (сарык канэчкече (Melophagus ovinus)) - канэчкечләр гаиләлегеннән канатсыз чебен. Көнбатыш Европадан Кытайга кадәр таралган, Америка һәм Австралиягә китерелгән. Русиянең Көньяк Европа өлешендә, Себердә (Ерак Көнчыгышка кадәр) күренә; Татарстан территориясендә сирәк очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 5-7 мм, яссы, тышкы билгесе буенча үрмәкүчне хәтерләтә, төкчәләр белән капланган; борыны озын, нечкә, күзләре кечкенә; күкрәгенең арты шактый тар; бызылдавыклары юк; арткы очы батынкы, корсагы киңәйгән; төсе көрән, аскы ягы аксыл. Сарыкларда, сирәк кенә кәҗәләрдә паразитлык итә. Чебен салган личинка озынча, ак, озынлыгы 4 мм га якын; хайванның йонына беркетелә, шунда курчаклана. Елга 6-10 буын бирә.

Сарыкларның канын суыра торган олы чебеннәре зыян китерә; сарыклар алар тешләп кычыттырган урыннарын еш кашыганлыктан, йоннары бозыла. Аеруча яшь бәрәннәр зыян күрә, үләргә дә мөмкиннәр. Йонкояр кан паразитын (Tripanosoma melophagyum) күчерергә мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]